Лилия Әскаровадан «Зебра» торты рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан «Зебра» торты рецепты

Йомырканы агарганчы шикәр белән күперткәч, какаодан башка кушылмаларны кушып камыр ясыйбыз

Кирәк була:

4 йомырка
1 стакан шикәр комы (250 мл)
100 гр ак май
1 пачка разрыхлитель,
2 аш кашыгы майонез
1 чеметем тоз
1,5 стакан он
Какао порошогы

Йомырканы агарганчы шикәр белән күперткәч, какаодан башка кушылмаларны кушып камыр ясыйбыз. Икегә бүлеп 1 өлешенә 2 аш кашыгы какао порошогы кушабыз. Аннары табага кашык белән чиратлаштырып камыр салабыз. 180 С 35-40 минут духовкада пешерәбез.

Бик тәмле! Бик җиңел. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев