Бераздан табага май салып камырларны пешереп алам
Иң элек 1 чәй калагы чүпрәгә 1 аш калагы шикәр комы, ярты стакан җылы сөт, 6 аш калагы он салып әчетергә куям.
15 минуттан әчеп, тишекләнеп менә камыр, шуңа салам ярты стакан җылы кайнаган су, 1 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 3 аш калагы усемлек мае, он салып камыр басам. Камырымны җылы урынга куям, кабартам. Кабарып менгәч куна тактасына төшереп, икегә бүләм дә җәям, чокыр белән кисәм.
Бераздан табага май салып камырларны пешереп алам.
Тәмле булсын.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев