Мәрьям Миңнегуловадан сыр рулеты рецепты
Аш-су бүлмәсе

Мәрьям Миңнегуловадан сыр рулеты рецепты

Суынгач үзегез теләгәнчә эчлек салып рулетны төрәбез

200 гр сыр угычтан уабыз
3 йомырка сарысы 
2 аш калагы сметана(яки майонез) 
2 аш калагы он
0,5 чәй калагы разрыхлитель

3 йомырканың агын аерым миксер белән күпертеп алам.

Ике массаны бергә болгатып, пергамент кәгазьгә җәеп духовкада 190-200 градуста 15-20 минут пешереп аласы.

Суынгач иң элек өслеккә сарымсаклы майонез сылыйбыз, аннан соң үзегез теләгәнчә (тавык түше, морковча, кыяр яки укроп) эчлек салып рулетны төрәбез. 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев