Мәрьям Миңнегуловадан торт рецепты
Торт өстенә кокосовая стружка сиптем, крем өстенә манго джемы кулландым
Бисквит пешерү өчен диаметры 24ле таба өчен кулландым.
- 6 йомырка
- 200 гр песок
- Ярты чәй калагы разрыхлитель
- Ванилин
- 200 гр он
Эшләү тәртибе:
Йомырканың агын сарысыннан аерып алам. Агына әз генә чеметеп тоз салып әкрен генә миксер белән иң элек туглыйбыз, аннан әкренләп 100гр песокны кушабыз. Миксерның көчәнешен арттырып бик яхшылап күпертәбез (калак басып торырлык була)
Йомырка сарысын аерым күпертәм (агарганчы болгатырга) 100 гр песок салып. Ике массаны бергә кушам, болгатам.
Онга разрыхлитель, ванилин салып әзер массага онны ипләп кенә иләп кушабыз. Аннан соң әкрен генә лопатка белән болгатабыз.
Пешерәсе табага пергамент кәгазе җәеп әзер массаны салабыз, табаны селкетеп алырга (һавасын чыгарыр өчен)
200 градуслы духовкада 30 минут пешерәсе.
Бисквитны суытып өчкә бүлеп, пропитка сыладым (консервированный ананас согын кайнаган бүлмә температурасындагы су белән куштым).
Крем: 500 гр 20 процентлы сметана+ак сгущёнка. Өстенә кокосовая стружка сиптем, крем өстенә манго джемы кулландым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев