Мәрьям Миңнегуловадан хинкали рецепты
Хинкалиларны тозлы кайнаган суга салып пешерәм
Камыр өчен:
- Ярты стакан җылымса, тозлы су,
- 1 йомырка,
- 2 аш калагы көнбагыш мае,
- Он
Эчлек өчен:
- Үткәрелгән ит белән суган
- Яшеллек
- Тоз
- 5,6 аш калагы кайнаган салкын су
- Борыч
- Тәмләткечләр кем ничек ярата
Эш барышы: су, тоз, йомырка, май, он салып камыр басабыз да, бер 15 минут ял иттерәбез.
Эчлекне әзерлибез, иттарткычтан үткәрелгән ит, суганга, тоз, борыч, яшеллек, су салып болгатабыз.
Камырны җәябез, чәй тарелкасы белән кисәбез. Хинкалиларны тозлы кайнаган суга салып пешерәм. Аларны берәм-берәм салам, салган саен кабарып чыкканын көтәм. 15 минут чамасы пешерәм. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев