Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Начинкалы бик тәмле булочкалар

Җылы урынга кабартырга куябыз, кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз

1 стакан җылымса сөткә салабыз 2 чэй калагы чүпрә,2 чәй калагы шикәр комы, болгатып күпертергә куябыз.
Камыр басасы савытыбызга салабыз 2 аш калагы шикәр комы,2 йомырка, ярты чәй калагы тоз,125 гр-ак май, ванилин, күпертелгән чүпрәне, он салып камыр басабыз, камырыбыз бик йомшак булмаска тиеш, җәелеп тормаска тиеш.
Җылы урынга кабартырга куябыз, кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз.

Камыр кабаргач, камырны ике кисәккә бүлеп,1 см калынлыгында җәеп, стакан белән кисәбез(форма).
Кискән түгәрәкләрне пакет белән өстен ябып торып, бер 15-20 минут кабартабыз.(камырыбызның өсте җилләмәскә тиеш)
Майда пешерәбез.
Суынгач уртасына шприц белән повидло(варенье) тыгабыз, кемдә шприц юк, урталай бүлеп ягарга мөмкин!

Чәйләрегез тәмле булсын!

Мәрьям Миңнегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев