Рафилә Шәмсетдиновадан алмалы штрудель рецепты
Алма сезонында исә алмалы штрудель пешерү актуаль булыр, алмалы штрудельне әзерләү бик җиңел, күп вакыт таләп итми.
Штрудель Австрия халык ризыгы, ул рулетка охшаш, катлы (слоеный) камырга төрелгән эчлектән гыйбарәт. Эчлек урынында төрле җиләк-җимеш, эремчек, сыр һәм башкалар булырга мөмкин. Алма сезонында исә алмалы штрудель пешерү актуаль булыр, алмалы штрудельне әзерләү бик җиңел, күп вакыт таләп итми.
Камыр урынына мин кибетләрдә сатылучы әзер чүпрәсез катлы камырны файдаландым.
Эчлек өчен: 4-5 уртача зурлыктагы алма, корица, 50 грамм шикәр комы (алма әчкелт булса, күбрәк), 3-4 бал кашыгы сыер мае кирәк. Табада сыер маен эретеп, шунда алма, шикәр комы һәм тәменчә корица (мин ярты бал кашыгы салдым) салып алманы йомшарганчы пешерәсе. Эчлек суынган арада камырны юка итеп җәясе, юкарак булган саен яхшырак була. Шуннан камырга панировка өчен кулланыла торган сухари яисә уылган сухари сибәсе, шуның өстенә эчлекне җәясе дә, рулет формасында төрәсе. Табага куйгач, өслегенә ипләп кенә пычак белән кисемнәр ясарга, аннан яхшылап тугланган йомырка сыларга. 180 градуста өсте кызгылт төс алганчы, 30-35 минут пешерәсе. Табынга шикәр пудрасы сибеп, туңдырма белән чыгарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев