Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Рәфилә Шәмсетдиновадан пылау рецепты

Бары тик агач кашык белән генә болгатасы, онытмагыз!!!

500 грамм дөге, 600-700 грамм ит, 300 грамм суган (2 дәәәү суган), 600 грамм кишер (6-7уртача кишер), 1 баш эре сарымсак, тоз-борыч, кызыл борыч, зира, 50 грамм чамасы сыек май.
Мин бу рецепт белән пылауны инде 4-5 ел пешерәм һәм пылау буенча киңәшләрем байтак. Беренче чиратта дөге бик яхшылап юылган булырга тиеш, мин басмати дигән дөгедән пешерәм, идеалда - девзира дигәне булса яхшы! Ансын таба алганым юк әлегә... Беренче эш итеп сыек майны казанда кыздырам 8-9 минут тирәсе, янына салам ярымбоҗралап туралган суган, суган яратмаучылар да салыгыз, чөнки ул суган барыбер югалып бетәчәк. Суганны кызгылт төскәчә кыздыргач, аерым савытка җыеп алам. Итне шул майга салып кызгылт төскә кергәнче кыздырам да, янына суганны һәм кишерне салам. Бары тик агач кашык белән генә болгатасы, онытмагыз!!! Кишернең тәмле исе чыга башларга һәм ул йомшарырга тиеш! Сүз уңаеннан, кишерне уарга түгел, турарга кирәк! Кишер дә йомшаргач, шушы катнашмага, ул зирвак дип атала, күмелер-күмелмәс кайнап торган су салабыз, тоз, кызыл борыч (перец чили 1штук булса бик шәп) , 1 баш сарымсак салабыз (сарымсакны бүлемлисе түгел, тышкы кабыкларыннан гына әрчисе). Шуннан зирвак 30-35 минут чамасы уртача утта капкачы ябулы казанда пешәргә тиеш. Аннан соң алабыз алдан ук яхшылап юылган дөгене һәм зирвак өстенә җәябез тигез итеп, тагын тоз сибәбез дә, 1:1,25 исәбе белән су салабыз, алдан юылган басмати дөгесе өчен 1,25 өлеш су җитә. Кайнатып чыгарабыз, лыбырдап пешә башлагач, капкачын каплап, иң сүрән утта пешереп бетерәбез. Һәм сүндерергә 2 минут кала зира дигән тәмләткеч сибәбез 1-2чәй калагы, һичшиксез сибегез, бик тәмле булачак! Аннан соң казанны әле ачмыйбыз, яхшылап төреп куябыз да, бер ярты сәгатьтән соң гына ачып, болгатып алабыз да, ашыйбыз! Тәмле булсын, дусларым!!!

Чыганак: https://vk.com/public212339245?w=wall-212339245_31

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев