Раилә Ахуновадан бик тәмле рецепт
Аш-су бүлмәсе

Раилә Ахуновадан бик тәмле рецепт

Бәрәңгене әрчеп, суда пешереп сөт, май салып төябез

 

Кирәк булачак:

Тавык боты (голень) 4-5 шт бәрәңге,
Слоеный камыр (без дрожжей минеке)
Гөмбә белән суган тушит итеп салырга була, сыр һәм сметан белән

Эш барышы: тавык ботын тоз, борыч, приправа для курицы, сарымсак, соевый соус белән маринад ясап болгатып куябыз, 30-40 минуттан кыздырып алабыз (духовкага куеп алсан да була). Пешкәч, суытып сөяктән итне арындырабыз.

Бәрәңгене әрчеп, суда пешереп сөт, май салып төябез.

Камырны бераз җәеп 6 кисәккә шакмаклап бүлеп, башта бәрәңге өстенә ит, гөмбә салабыз һәм сөякне чистартып башыннан фольга чорнап начинка уртасын утыртып куеп камырны җыябыз, йомырка яки сөт белән майлап кунжут сибеп җибәрәбез, 180-170 градуслы мичтә 35-40 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев