Рәмзия Әхмадуллинадан бламанже рецепты
Аш-су бүлмәсе

Рәмзия Әхмадуллинадан бламанже рецепты

Кечерәк савытларга салып суыткычка куябыз

500 грамм кибет каймагына (сметана) 1 стакан песок, бераз ванилин салып куябыз.  Тимер савытка 6 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы желатин (яки агар-агар) салып 1 сәгатькә бүрттерергә куябыз.

Вакыты җиткәч желатинны утка куеп кайнарлап алабыз (кайнатып чыгармыйбыз).

Сметана өстенә желатинны, туралган җиләк-җимешне (персик, абрикос, груша, алма бара) салып яхшылап болгатабыз.

Кечерәк савытларга салып суыткычка куябыз. Суынгач, табынга куйганда, өстен кырган шоколад белән бизәргә мөмкин.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә бламанже

Нет комментариев