Кишер яфрагы белән маринадланган помидорлар телеңне йота торган була
Стерильләштергән банкалар төбенә мулрак итеп кишер яфрагы (яхшылап юып),1 л банкага 1 тырнак исәбеннән сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз.
Рассол:1 л суга 1 аш кашыгы тоз,5 аш кашыгы песок, 70 г 9%лы уксус.
Банкалардагы суны тугеп, кайнап чыккан рассолны помидорлар өстенә салып тимер капкач белән каплыйбыз. Банкаларны әйләндереп төреп куярга.
Нет комментариев