Рәмзия Әхмадуллинадан кош теле рецепты
Аш-су бүлмәсе

Рәмзия Әхмадуллинадан кош теле рецепты

Кош теле – татар халык ризыгы

Камыр өчен 3 йомырканы тулысынча, 2 йомырканың сарысын алабыз,1 ч кашыгы песок, чеметеп кенә тоз, чеметеп кенә чәй содасы алына.

Уртача катылыкта камыр басабыз.

Камырны, пакетка тыгып, ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Шуннан соң җәеп, сырлы кискеч белән кисеп, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Суына төшкәч, кош телләре өстенә шикәр комы сибеп куябыз.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев