Резеда Фәйзуллинадан рогалики рецепты
Аннары өсләренә йомырка сарысы сөртеп, уртача кызулыктагы духовкада, өсләре кызарганчы пешерәбез
1 стакан жылымса сөт, 1 стакан жылымса су һәм 1 аш калагы коры чүпрәне бергә бутап, шуңа ике йомырка агы (сарысы өстенә сөртергә), 1 стакан сыек май, ярты чәй калагы тоз, 1 аш калагы песок өстибез һәм 5-6 стакан онны әз-әзләп сала-сала, йомшак, кулга ябышмый торган, камыр басасы.
Камырны тигез ун кисәккә бүләбез. Һәр кисәкне җәеп, тәлинкәгә катлап тезәбез, һәр катына йомшак ак май сөртеп. Аннары, өстен пленка белән каплап, бер сәгать ял иттерәбез. Тактага яхшылап он сибеп, шуңа тәлинкәне әйләндереп камырны төшерәбез дә, башта кул белән, аннары уклау белән җәябез.
Шуны 16 тигез кисәккә бүлеп чыгабыз һәм үзегез теләгән эчлек салып, рогалик итеп төреп, табага тезәбез дә, ярты сәгать кабарырга куябыз. Аннары өсләренә йомырка сарысы сөртеп, уртача кызулыктагы духовкада, өсләре кызарганчы пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев