Кызарырга өлгерми калган яшел кечкенә помидорларны тозлап куегыз, бик тәмле була
Яшел кечкенә помидорларның төбен алып, бер телем сарымсак тыгарга. Стерильләштерелгән 1 литрлы банкага 1 лавр яфрагы, 3-4 штук кара борыч салып, помидорларны тутырасың да, өстенә тозлык агызып, сулы ваннада 20 минут акрын утта кайнатасың.
Тозлык түбәндәгечә әзерләнә: 1 литр суга 3 аш кашыгы песок, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан уксус.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев