Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Шашлык өчен биш төрле маринад

Май бәйрәмнәрендә күпләр шашлык сезонын ача

Минераль су белән маринад
Кирәк булачак: 2 кг ит, 1,5 литр каты газландырылган су, 3 баш суган, тәменчә яшеллек, 10-15 түгәрәк кара борыч, тоз. Суганны шакмаклап турыйбыз һәм шуның белән итне ышкып, кәстрүлгә тутырабыз. Үләннәрне вакламыйча гына салабыз, тоз, борыч өстибез.
Яхшылап болгатып, өстенә су салып, кимендә 3-4 сәг тотабыз.

Кефирлы маринад
Ясау өчен 700гр суган, 0,5 аш кашыгы хмели-сунели, тәменчә тоз, борыч, 700 мл артык майлы булмаган кефир кирәк булачак.
Суганны ваклап турап, тирән савытка салабыз һәм бераз изәбез. Аның согы бүленеп чыгарга тиеш. Шуңа тәмләткечләр салып бутыйбыз һәм итне салып, тагын бер кат яхшылап бутыйбыз. Ит өстенә кефир агызабыз. Савытны каплап, селкетәбез. Маринад итне капларга тиеш.

Кетчуплы маринад
Кирәк булачак: 1,3 кг иткә 200 гр кетчуп, 100-120 мл соя соусы, 550 гр суган, 5 тырнак сарымсак, кара борыч, тәмләткечләр, тоз.
Суганның яртысын угычта уабыз, калганын юка гына ярымбоҗра итеп турыйбыз. Суган һәм итне кушып болгатабыз. Суганның согы чыкканчы изгәләп болгатырга кирәк. Шулар өстенә соя соусы салып, тагын болгатырга.
Сарымсакны угычтан уарга яисә вак итеп турарга. Кетчуп белән бутап, ит өстенә салырга. Катнашмага тоз, борыч, тәмләткечләр өстәргә. Барысын бергә яхшылап бутап, шашлыкны кимендә 3 сәгатькә суыткычка куярга.

Аш серкәсе белән маринад
2 кг бозау яисә сарык итен 2 см калынлыкта турыйбыз. Маринад өчен 1,5 кг суган, 9 процентлы 3 аш кашыгы аш серкәсе, кара борыч, тоз алабыз. Суганны 3-5 мл калынлыкта боҗралап турыйбыз. Итне зур, киң авызлы кәстрүлгә салабыз. Шуның өстенә туралган суганны салабыз. 
Өстенә тәменчә тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатырга кирәк. Болгатканда суганның согы чыгарлык булсын. Аш серкәсен 1 литр салкын су белән кушып, ит салынган кәстрүлгә агызабыз. Аннан соң тагын бер кат яхшылап болгатып, капкач каплыйбыз һәм 12 сәгать төнәтәбез. Мондый шашлыкны шампурга тезеп пешерәләр. Ит белән суганны аралаштырып куярга киңәш ителә. 

Лайм һәм кинзалы маринад 
Шашлык өчен 1,2 кг кара ит алына. Маринадны зур булмаган 2 суган, ½ лайм, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 3 ботак кинза, 2 чәй кашыгы шикәр комы, чеметем генә төелгән кориандр, тоз, төелгән кара борыч белән ясыйбыз. Итне 2х3 см зурлыкта кисәкләргә турыйбыз.  

Кинзаны кул белән генә өзгәләгез һәм блендерга зәйтүн мае белән салып, изегез. Суганны боҗралап турагыз һәм зур савытка салыгыз. 

Суган өстенә изелгән кинзаны, лайм согын, тоз, шикәр комы, изелгән кариандр, кара борыч салып, кулыгыз белән изгәләгез. Суганның согы чыгарлык булсын. Кулыгызга пирчәткә кияргә онытмагыз. 

Килеп чыккан маринадка ит кисәкләрен салып, болгатыгыз. Өстенә сөлге каплап, 1 сәгатькә җылы урынга куегыз. 
Шашлыкны шампурга тезеп пешерегез. Табынга кинза, маринадланган суган һәм томат соусы белән бирелә. 

Айсылу Хәсәнова 

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә