Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сыр ясыйбыз

Әйдәгез, бергәләп сыр ясыйбыз!

“АДЫГЕЙ” СЫРЫ
2 л 3,2 %лы сөт, 500 г 20 %лы каймак, 4 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз.
Сөтне кайнатып чыгарырга. Ул кайнаган арада каймакка 4 йомырка кушарга, 1 чәй кашыгы тоз салып, әйбәтләп болгатырга. Кайнар сөткә каймаклы массаны аз-азлап кушып болгатырга. Болгата-болгата 15 минут кайнатырга. Эремчек кебек масса барлыкка килә, өскә сары су күтәрелергә тиеш. Дуршлагка ике кат марля куеп, массаны бушатырга. 15 минут суытырга, аннан марляны тыгызлап бөтереп төреп, суыткычка куярга, сыр 3 сәгатьтән әзер була. Кичтән ясап калдырам, 400-450 г сыр килеп чыга.
Гүзәл ШАҺИГӘРӘЕВА, Чаллы.

“ФЕТА” СЫРЫ
3 л сөт, 100 мл лимон согы яки 9 %лы аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз.
Тозлык өчен: 1 стакан су, 1 аш кашыгы тоз.
Сөтне кайнатырга куярга, 80-85 оСка кадәр җылынгач, болгаткалап, 1 аш кашыгы тоз һәм лимон согы (яки аш серкәсе) өстәргә. Сөт шундук ойый һәм эремчекле масса барлыкка килә. Дуршлагка марля җәеп сөзәргә. Марляны төенләп элеп, берничә сәгать суын саркытырга. Сырны шундук ашарга була. Озаграк саклау, салатларга кушу өчен, шакмаклап турап, контейнерга тутырырга һәм өстенә тозлыкны агызырга кирәк. Мондый сыр 1 ай саклана.
Зилә ИДРИСОВА, Башкортстан, Кушнаренко районы Иске Кормаш авылы.

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев