Табын түрендә тәмле салатлар
Кемнәрдер инде эштә, ә кемнәрдер әле тагын бер атна ял итәчәк. Өйдә торганда якыннарыгызны яңа төрле салатлар белән сыйлыйсыгыз килсә, без сезгә күптөрле рецептлар тәкъдим итәбез.
«Орхидея» салаты
Кирәк булачак: 200 грамм ветчина, 100 грамм тозлы гөмбә, 50 грамм чипсы, пешкән 2 йомырка, 100 грамм кореяча кишер, 150 грамм уылган каты сыр, майонез, бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы.
Әзерләү тәртибе: гөмбә белән ветчинаны саламлап турарга, йомырканы эре угычтан уарга, кореяча кишерне кыскарак итеп турарга. Кишер, гөмбә, вакланган чипсы, ветчина, сыр һәм йомырканы катламлап, майонез сылый барып, салырга. Салат өстен, майонез сөртеп, чипсы һәм вак угычтан чыгарылган йомырка сарысыннан чәчәк ясап бизәргә.
«Аучы» салаты
Кирәк булачак: 250 грамм тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 грамм маринадланган гөмбә, 200 грамм сыр, майонез.
Әзерләү тәртибе:
1нче рәт — вак итеп туралган бәрәңге, майонез;
2нче рәт — вак итеп туралган тавык ите, майонез;
3нче рәт — озынча итеп туралган йомырка, угыч аша чыгарылган кишер, майонез;
4нче рәт — угыч аша чыгарылган тозлы кыяр, майонез;
5нче рәт — гөмбә, майонез, сыр.
Фасольле салат
Кирәк булачак: бер банка консервланган фасоль белән кукуруз, 150 грамм сыр, өч йомырка, сарымсак, майонез, тоз, борыч, кыздырган ипи (кириешки).
Әзерләү тәртибе: фасоль белән кукурузның суын түгеп, салатны ясыйсы савытка салырга. Йомырканы угычтан уып, сарымсакны ваклыйбыз. Сырны да эре угычтан уабыз. Тоз, борыч салып, майонез белән болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә кириешкаларны тезеп чыгабыз.
«Кар бабай» салаты
Кирәк булачак: тавыкның түш ите — 400 грамм, пешкән ике бәрәңге, өч йомырка, уртача зурлыктагы ике кыяр, майонез. Бизәү өчен бер болгар борычы, йомырканың сарысы, черри помидоры, кара зәйтүн җимеше кирәк булачак.
Әзерләү тәртибе: тавык итен вак итеп турап, майда кыздырырга яисә пешереп турасаң да була. Бәрәңге белән кыярны шакмаклап турарга кирәк. Кар бабайның шапка кигән баш формасын ясап, катламлап салатны өябез. Беренче катлам тавык ите, аннан соң кыяр, бәрәңге һәм, угычтан уып, йомырканың агын җәябез. Башлыгы белән авызын борычтан, күзләрен кара зәйтүн җимешеннән, борынын черри помидорыннан ясыйбыз.
Кара җимеш һәм ит салаты
Бу салат катлап ясала, һәр катына аз гына майонез җәелә бара, продуктлар порциянең зурлыгына карап, кат барлыкка килерлек итеп алына.
— Ваклап туралган йомырка агы.
— Ваклап туралган кара җимеш.
— Сыер ите (вак итеп турала).
— Ваклап туралган йомырка сарысы.
— Вакланган әстерхән чикләвеге.
— Ваклап туралган йомырка агы.
«Купеческий» салаты
Кирәк булачак: 300 грамм пешкән ит, 200 грамм гөмбә, 1 банка яшел борчак, 100 грамм каты сыр, 4 йомырка, 2 башлы суган, 2 данә маринадланган кыяр, 1 пешкән кишер, майонез, сыек май, тоз, кара борыч.
Әзерләү тәртибе: кирәкле барлык ингредиентларны әзерлибез. Консервланган гөмбәне турап, сыек майда суган белән бергә кыздырабыз. Итне шакмаклап турыйбыз. Йомыркаларны, пешкән кишерне, кыярларны угычтан уабыз. Сырны вак угычтан уабыз. Салатны катлап ясыйбыз: ит, кыяр, кишер, кыздырылган гөмбә, сыр, яшел борчак, йомырка. Катлар арасына майонез сылыйбыз, иткә тоз, борыч, кишергә бераз тоз сибәбез.
Тәмле салат
Кирәк булачак: тавык ите (кайсы өлеше дә ярый), сыр, караҗимеш (төшсез), йомырка, кореяча кишер, әстерхан чикләвеге (вакланган), сарымсак, майонез.
Эшләү тәртибе: тавык итен тозлы суда пешереп алабыз. Суынгач, шакмаклап турыйбыз. Кара җимешне 10 минут җылы суда тотабыз. Җимешләрне корытып, озынчага турыйбыз. Йомырканың агын сарысыннан аерып, вак угычтан икесен ике савытка уабыз. Угычтан уылган сырга, сарымсак, майонез салып болгатабыз. Кореяча кишерне әзрәк ваклыйбыз һәм вакланган чикләвек белән болгатабыз. Сай тәлинкәгә салатны катлап җыябыз.
1нче кат: караҗимеш, майонез;
2нче кат: тавык ите, майонез;
3нче кат: кишер белән болгаткан чикләвек;
4нче кат: сырлы масса;
5нче кат: йомырка агы, майонез;
6нчы кат: йомырка сарысы.
Салатның өстен яшел үләннәр белән бизәргә була.
«Гөлтан» салаты
Әзерләү ысулы: тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны — вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз. Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бытбылдык (перепеленые) йомыркалары белән бизибез.
Кореяча кишер белән салат
Салат ясау өчен: 200 грамм шампиньон гөмбәсе, 2 суган, 4 йомырка, 300 грамм тавык ите, 300 грамм кореяча кишер, 100 грамм каты сыр, тоз, майонез кирәк.
Әлеге продуктлардан салатны бер зур тәлинкәгә яисә ике уртача тәлинкәгә ясарга була.
Әзерләү тәртибе: гөмбәне вак итеп турап, суган белән кыздырырга. Тәлинкәгә җәергә һәм өстенә майонез сөртергә. Икенче катлам итеп, пешерелгән һәм вак угычтан чыгарылган йомырканы җәергә. Майонез сөртергә. Тавык итен суда пешереп, вак итеп турарга һәм өченче катлам итеп җәяргә. Өстенә майонез сөртергә. Дүртенче катлам итеп кореяча кишер җәелә. Өстенә майонез сылана.
Сыр уртача угычтан чыгарыла һәм салатның өстенә сибелә.
«Ричард» салаты
Әлеге салат катламлап ясала.
Салат өчен кирәк: 200 грамм пешкән ит, консерваланган кукуруз 150 грамм, 1әр пешкән кишер һәм бәрәңге, 2 йомырка, 8-10 әстерхан чикләвеге, бераз тоз, кара борыч, майонез, бизәр өчен гранат төшләре, кукуруз орлыклары, петрушка, помидор кулланырга мөмкин. Һәр катлам саен майонез кирәк була.
«Кызыл диңгез» салаты
Кирәк булачак: 250 грамм краб таякчыклары, 2-3 помидор, 1 кызыл татлы борыч, 150 грамм каты сыр, 2 тырнак сарымсак, майонез кирәк.
Әзерләү тәртибе: краб таякчыкларын, борычны озынча итеп, помидорның орлыкларын һәм сусыл өлешен алып, шулай ук озынча итеп турарга. Сырны эре угычтан уарга, сарымсакны изәргә. Барысын бергә майонез белән бутарга.
Тәменчә тоз сибәргә дә онытмагыз.
«Җилкән» салаты
Кирәк булачак: ысланган тавык ите, кореяча кишер, кукуруз, йомырка, чипсы, майонез.
Әзерләү тәртибе: бу катлы салатка ингредиентларны язылган тәртиптә салырга һәм һәр кат саен майонез сыларга кирәк. Ә чипсыны вакларга һәм табынга чыгарыр алдыннан гына салырга кирәк.
«Ананаслы» салат
Кирәк булачак: тавыкның түше ите, йомырка, каты сыр, консервланган ананас, әстерхан чикләвеге, майонез.
Әзерләү тәртибе: тавык итен пешергәч, саламлап турарга яки алдан турап, тәмләткечләр кушып, табада кыздырып алырга. Ингредиентларны язылган тәртиптә салырга һәм һәр катына майонез сыларга, иң өске катта чикләвек булачак.
«Патшабикә» салаты
Кирәк булачак: пешкән сыер ите, майда кыздырылган суган, кореяча кишер, төшсез караҗимеш, әстерхан чикләвеге, майонез.
Әзерләү тәртибе: итне, караҗимешне һәм чикләвекне турарга кирәк. Аннары барлык ингредиентларны шул тәртиптә салып, катлап ясарга.
«Каенкай» салаты
Кирәк булачак: шампиньон гөмбәсе (маринадланганы да ярый), суган, ысланган тавык түше, караҗимеш, йомырка, кыяр, каты сыр, майонез.
Әзерләү тәртибе: шампиньонны турарга, суганны ваграк итеп турарга һәм үсемлек маенда кыздырырга. Тавык түшен, караҗимешне һәм кыярны саламлап турарга, сырны угычтан уарга.
«Тиффани» салаты
Кирәк булачак: ысланган тавык түше, әстерхан чикләвеге, каты сыр, виноград.
Әзерләү тәртибе: тавык итен шакмаклап турарга, чикләвекне ваграк итеп турарга, сырны эре угычтан уарга, виноградны урталай кисәргә, һәм төшләрен алырга, салатның иң өстенә тезәргә.
Җиңел эшләнә торган салат
Ул катламлап ясала. Беренче катта — угычтан чыгарылган пешкән чөгендер, аннары каты сыр, пешекләнгән йөзем, угычта уылган пешкән кишер, вак итеп туралган әстерхан чикләвеге алына. Һәр катламга майонез сыларга.
3-4 сәгатькә суыткычка куярга. Өстәлгә чыгарыр алдыннан салатны тигез савытка әйләндереп салырга һәм майонез, әнис яфрагы белән бизәргә.
Семга балыгыннан салат
Беренче кат — эре угычтан чыгарылган бәрәңге, икенчесендә — вак итеп туралган суган, аннары вак итеп туралган семга балыгы, киләсе катта — угычта уылган йомырка, өстенә сыр сибәбез. Һәр катламга (яки катлам аша) майонез сылыйбыз. Өстен йомырка сарысы һәм зәйтүн җимеше белән бизибез.
«Цезарь» салаты
Кирәк булачак: айсберг салаты, тавык түше, черри помидоры, йомырка (бытбылдык йомыркасы булса матуррак), каты сыр, кибет каймагы, сарымсак, батон яки ак ипи.
Соус өчен кибет каймагына сарымсакны сытып салып болгатырга кирәк.
Тавык түшен юарга, тиресен һәм артык майларын алырга, эре кисәкләргә кисәргә. Аннары кызган табага соя соусы һәм тавык итен салып, ике ягын да кыздырырга, тоз һәм борыч, үзегез яраткан тәмләткечләрне сибәргә була.
Ипине яки батонны шакмаклап турарга, аз гына үсемлек мае, тоз сибеп кыздырып алырга яки кириешки ясарга.
Хәзер салатны катлап җыябыз.
Зур тәлинкәгә, кул белән кисәкләргә «ертып», айсберг салатын салырга.
Ит кисәкләре, уртага киселгән помидор, тавык йомыркасы булса — дүрткә (бытбылдык йомыркасын — икегә) бүлеп тезеп чыгарга.
Соусны агызырга, кириешки салырга, угычтан каты сыр уарга. Әгәр кириешкиның кетердәп торуын телисез икән, тәлинкә кырыена гына тезәргә мөмкин.
«Көнбагыш» салаты
Кирәк булачак: 1 тавыкның түш ите, 400 грамм гөмбә, 1 баш суган, 3 йомырка, 150 грамм сыр, зәйтүн, майонез, чипсылар. Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбә белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын тезә башлыйбыз. Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз; икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына; өченче кат эре угычта уылган йомыркадан тора; шулай ук майонез ягыгыз; дүртенче кат — вак угычта уылган сыр. Аның өстенә майонез ягылмый. Зәйтүнне дүрткә бүлегез, сыр өстен бизәгез.
Өстәлгә чыгарыр алдыннан көнбагыш кырыйларына чипсылар тезеп чыгыгыз, уртага исә вак угычта уылган йомырка сарысын сибегез. «Көнбагыш» салаты әзер!
«Юлбарыс» салаты
Кирәк булачак: тавыкның 200 грамм түш ите, 2 баш суган, 2 баш кишер, 3 йомырка, 150 грамм сыр, 100 грамм караҗимеш, 2 кыяр, 1 чәй кашыгы төелгән (паприка), 2 теш сарымсак, майонез.
Катнашмалар тәлинкәгә катлам-катлам итеп җәелә бара, һәр катламның өстенә майонез ягыла.
Ярымбоҗра рәвешендә туралган суган, алтынсу төскә кергәнче, үсемлек маенда кыздырыла, кәгазь тастымалда саркытканнан соң, тәлинкә төбенә тигез итеп җәелә. Икенче катлам — ваклап, кыздырып алынган тавык ите. Алга таба — эре угычта уылган йомырка, телемләп туралган кыяр, эре итеп уылган сыр катламнары. Шулар өстенә эре итеп уылган һәм тоз, борыч, изелгән сарымсак кушып майда кыздырылган кишер җәелә. "Юлбарыс тиресе«нең буй-буй сызыклары караҗимештән ясала.
Гадәти булмаган «Оливье»
Бу салат Яңа ел өстәленең үзгәрешсез символы. Ләкин хәтта классиканы да яңартырга мөмкин!
Кирәк булачак: 4 штук бәрәңге, 2 штук кишер, 300 грамм пешкән тавык ите, 5 штук йомырка, 200 грамм консервланган яшел борчак, 3 штук тозлы кыяр, 1 штук алма, майонез, яшеллек, тоз һәм кара борыч.
Әзерләү тәртибе:
1. Бәрәңге, кишер һәм йомырканы әзер булганчы пешерергә.
2. Яшелчәләрне, йомыркаларны һәм тавыкны шакмаклап турарга.
3. Алманы чистартырга һәм шулай ук шакмаклап турарга.
4. Барлык ингредиентларны катнаштырырга, борчак өстәргә.
5. Майонез салырга, тәменчә тоз һәм борыч салырга.
6. Яшеллек белән бизәргә.
Яңача «сельдь под шубой»
Кирәк булачак: 1 штук селедка, 2 штук бәрәңге, 1 штук кишер, 1 штук чөгендер, 1 штук яшел алма, 1 штук кызыл суган, 2 аш кашыгы греческий йогурт, 2 аш кашыгы майонез, тоз һәм борыч.
Әзерләү тәртибе:
1. Яшелчәләрне әзер булганчы пешерергә.
2. Сельдьны вак кисәкләргә турарга.
3. Бәрәңге, кишер һәм чөгендерне угычтан уарга.
4. Суганны юка итеп, ярым боҗраларга кисеп, лимон согында маринадларга.
5. Алманы эре угычтан уарга.
6. Катлап салырга: бәрәңге, сельдь, суган, кишер, алма, чөгендер.
7. Греческий йогурт белән майонезны бергә болгатырга һәм кат араларына сыларга.
Алма һәм йогурт бу традицион салатны яңача һәм җиңелрәк итә, ә кызыл суган көчле акцент өсти.
«Гөмбә аланы» салаты
Маринадланган шампиньоннардан һәм яшеллектән ясалган бу салатның өслеге аны матур һәм гадәти булмаган итә.
Пешкән 4-5 йомырка, 2шәр бәрәңге һәм кишер кирәк булачак. Аларны һәм 150 грамм сырны угычтан уарга. 200 грамм үзегез ярата торган колбаса яки ветчинаны вак шакмаклап турарга. Аннан бәрәңге, колбаса яки ветчина, кишер, сыр һәм йомырканы катламлап тезәргә. Һәр катлам саен майонез сыларга. 300 грамм маринадланган шампиньон алып, эшләпәләрен өскә каратып тезәргә һәм укроп белән бизәргә кирәк.
Эшләпәләр белән 300 г маринадланган шампиньонны өстән өскә тезегез һәм укроп белән бизәгез.
Краб таякчыклары һәм мандариннар белән салат
Кулинар экспериментлардан курыкмаучылар өчен рецепт.
4 йомырка пешерегез. Йомырканы, 200 грамм краб таякчыгын, 150 грамм консервланган ананасны һәм 1-2 кыярны шакмаклап турагыз. 4 мандаринны чистарты, һәр өлешен 2-3 өлешкә кисегез. Барлык ингредиентларны кушып, майонез салып, болгатыгыз. Салатка кукуруз да өстәргә була.
Тавык бавыры һәм кореяча кишер белән салат
Кыздырылган гөмбә, суган һәм тозлы кыяр бу ризыкка тагын да тәмлерәк тәм бирә.
400 грамм тавык бавырын пешерегез. 1-2 суган һәм 150 грамм шампиньонны турап, сыек майда кыздырыгыз. Суытыгыз. Бавырны һәм 2-3 тозлы кыярны турап, аның янына кыздырылган шампиньонны һәм 100-150 грамм кореяча кишерне салыгыз, майонез белән болгатыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев