Тәнзилә Габдрахмановадан сырлы-кишерле рулет рецепты
Аш-су бүлмәсе

Тәнзилә Габдрахмановадан сырлы-кишерле рулет рецепты

Рулетны кисеп җабынга биргәндә өстенә кара кунжут сибәбез

Кирәк була:
1 кишер уртача зурлыкта
4 шт. йомырка
Тоз
200гр. сыр
2 а/к сыек май
2а/к майонез
2 а/к он

Эчлек: творожный сыр, болгар борычы, кыяр

Эш барышы:
Кишерне һәм сырны зур теркадан кырабыз, йомырка, сыек май, майонез, тоз һәм он салып масса әзерлибез. Табага пергамент куеп шунын өстенә җәябез һәм духовкада 180Ста 15-20 минут пешереп алабыз. Әзрәк суынгач пергаменттан куптарып астын өскә әйләндереп творожный сыр ягабыз. Аның өстенә телемләп киселгән болгар борычы һәм кыярны 2 рәт итеп тезеп рулет төрәбез. Суыткычка куябыз. Икенче көнне өстәлгә кисәбез. Тәмле булсын.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә рулет

Нет комментариев