Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Томат пастасындагы кыяр

Быел кыяр бик күп, дуслар! Түбәндәге салатны ясап карагыз әле, бик тәмле гарнир килеп чыгачак

3-4 килограмм кыярны телемләп яки озынчага турарга кирәк. Шуңа 500 грамм томат пастасы, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан сыек май, 2 аш кашыгы тоз, вак итеп туралган яки угычтан чыгарган 2 баш сарымсак, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч салып, әйбәтләп болгатасың да, 3 сәгать ял иттерәсең. Ара-тирә болгаткалап алырга кирәк. 

3 сәгать узгач, газга куеп 15 минут кайнатып чыгарабыз да, 180 миллилитр уксус салып, яңадан яхшылап болгатырга кирәк. Әзер салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябып куябыз.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев