Гөлсинә Яруллина автор яңалыклары
-
“Авыл халкы бик активлашты, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Авылдан чыккан эшмәкәр егетләргә дә рәхмәттән башка сүз юк” (+фото)
Бөрбаш авылында үзара салым акчасын ел саен районда иң беренчеләрдән булып җыйнап бетерәләр. Кайбер урыннарда ике йөзәр сум җыйнаган чакта ук алар бишәр йөз сум җыйнады. Быел исә 900 сумнан җыйганнар. Бу – райондагы иң зур суммаларның берсе.
-
Мегафермада... алмагачлар
Шушы көннәрдә Нөнәгәр авылыннан күптәнге танышым Наил абый Салихов шалтырата. 91 яшьтә булса да, ул әле дә бөтен нәрсә белән кызыксына, барысыннан хәбәрдар. Язмаларымны укып та, фикерләрен әйткәләп, бәйрәмнәр белән котлап та шалтыраткалап тора.
-
Күп сөт савыйм дисәң...
Кырларда елның шушы чорында урак өсте булса, килешәсездер, фермаларда хәзер ел әйләнәсе урак өсте.
-
Кырда – урак өсте.
Бүген районыбыз кырларында урып-җыю тулы куәтенә бара. Беренчеләрдән булып әлеге җаваплы кампаниягә керешкән «Татарстан» игенчеләре дә, елдагыча, бик бердәм һәм оешкан төстә эшли.
-
Күп сөт савыйм дисәң...
Кырларда елның шушы чорында урак өсте булса, килешәсездер, фермаларда хәзер ел әйләнәсе урак өсте.
-
Агу тулы... балтырган
Балтырган дигәндә урта буын балаларының күз алдына иң элек сусыл, тәмле үлән килеп баса. Какы кебек үк яратып ашый идек үзен. Сугыш чоры балалары өчен исә ул аеруча кадерле, аларны ачлыктан саклап калган ризык исемлегендә бу үлән. Тик соңгы елларда шушы исемдә йөртелгән, әмма зәһәр агуы белән танылган «адашы» телебездә дә, тирә-ягыбызда да күбрәк ишетелә, күбрәк күренә. Бүген сүзебез агулы балтырган турында.
-
Кәгазьдән… кеше биеклеге мәчет
Балтач үзәк мәчетенә кергән саен, музеенда урнашкан әлеге зур макетка һәркем игътибар итә.
-
Гыйбрәтле дә, бәрәкәтле дә гомер
Без танылган якташыбызны матур бәйрәме белән котлап, кылган изге гамәлләрегезнең әҗер-саваплары ике дөнья рәхәте насыйп итсен дибез.
-
Зур нәселнең Дәү абыйсы
Кеше яшәгән саен зирәкләнә, тәҗрибә туп-лый. Тормышчан, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер Олы кешегә әверелә, диләр. Әмма, килешәсездер, тормышта кайчакта олыгаеп та, өлкән кеше була белмәгән, өлкән кеше статусына лаек була алмаган кешеләр дә очрый. Шул ук вакытта яшьтән үк өлкәннәрчә басынкы, төпле фикерле, ипле кешеләр була. Алтыдагы алтмышка дигән күк, шөкер, андыйлар да үзгәрми. Язмам герое – Кариле авылының хөрмәтле кешесе Шакиров Нурислам Мәгъсүм улы да әнә шул икенче төркемгә карый.
-
«Әти, хәзер агач рамнар вакыты үтеп бара, әйдә, без дә пластик тәрәзәләр эшли башлыйк»
Заманча тәрәзә-ишекләр җитештерү белән шөгыльләнә алар.
-
Тырыш нәселнең тыйнак кызы
Замананың бер «чире» безгә дә килеп җитте: моңа кадәр авылларда хат ташучылар белән проблема юк иде. Менә инде ярты еллап авылыбыз Яңа Салавычта чын иткән хат ташучы юк. Вакытлыча эшләп торганнар да туктады.
-
Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дәвам итә
Бүген Корбан гаетенең икенче көне. Мөселманнар өчен изге гамәл-гыйбадәтләр дәвам итә. 8 июльдә Гарәфә көнендә башланган Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә 11 июльгә кадәр дәвам итә.
-
«Бу минем балам түгел бит, әнә теге хатынга бирегез»
Күп еллар интернет челтәре йогынтысына бирелмәдем, аңардан бик кирәктә генә файдаланырга тырыштым. Сәбәбе кесә телефонымның гадилегендә булган икән.
-
Мондый егетләр булганда... яки кырларда, болыннарда... (+фото)
«Татарстан» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрне җыйнап алуны төгәлләде һәм беренче кат уңыштан «процент печәне» дә өләште
-
Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме
Бәйрәм уңаеннан барлык транспорт йөртүчеләргә дә имин юллар насыйп булсын дип телисе килә. Юл иминлеге кагыйдәләрен гаишниклар күрмәсә ярар иде, дип кенә түгел, көндәлек үтәүне үзләренә гадәт итсеннәр иде