Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ачык ишек, кайнар ризык... кемгә тәтегән? (+фото)

Аларның тормыш һәм хезмәт юлы гыйбрәтле дә, үрнәк тә. Икесе дә озак еллар колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Бүген дә бер-берсен тулыландырып тигез гомер итәләр. Сүзем Яңгул авылының күркәм гаиләләрнең берсе Гөлфәния һәм Равил Баһаветдиновлар турында.

Баһаветдиновлар гаиләсен авылда белмәгән кеше юк. Бер-берсе белән үзара аңлашып, дус, тату яши алар. Бу нәселдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып тора. Бүгенге көндә алар 43 ел элек кабызган гаилә учагының җылысында туган 3 балалары, 6 оныкларына сөенеп яшиләр. Озак еллар бергә яшәүчеләрдән: «Моның сере нидә?» – дип сорарга яраталар. Мөгаен, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан да аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәгәндә генә кешеләр озак еллар бергә гомер итә аладыр ул.

Гаять тә уңган, булган, кешелекле бу гаилә турында авылдашлары да мактап сөйли. Равил абый “Яңа тормыш” хуҗалыгында 45 ел хезмәт куя. 8нче классны тәмамлагач ук колхозга эшкә чыга, армия сафларында булып кайтканнан соң да хезмәт юлын биредә дәвам итә. Баштарак төрле эшләрдә, алты ел тракторда эшләгәннән соң, Казанда 6 айлык курсларны тәмамлап кайткач, лаеклы ялга чыкканчы ясалма орлыкландыру технологы булып эшли.Тырыш хезмәте өчен “Атказанган зоотехник” исеменә лаек була. “Районның данлыклы технологы иде. Аның эш алымнарын өйрәнер өчен әллә кайлардан килделәр, күрсәтмә семинарлар да гел Яңгулда үтте”, дип искә ала ул чор кешеләре. Әле лаеклы ялга да тиз генә җибәрмиләр үзен, пенсиядә килеш тә өч ел эшли Равил абый.

Гөлфәния апа да 30 ел сыерлар сава, 10 ел балалар бакчасында хезмәт куя.

– 1971нче елны мәктәпне тәмамлау белән фермага сыерлар саварга бардым. Олы бала булганлыктан бик иртә  кул арасына керергә туры килде. Равилнең ул чакта армиядән кайткан еллары. Дуслашып киттек, сыерлар саварга да булышты, ярдәм итә иде. Биш ел матур итеп очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык. Шөкер, инде 43 ел иңне-иңгә куеп, матур гына гомер итәбез, – ди Гөлфәния апа.

Гөлфәния апа белән Равил абый үзләре дә бик тырыш булганга балаларга да дөрес тәрбия биреп, эшчән, ярдәмчел, хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Олы кызлары Чулпан гаиләсе белән Яңгулда яши, әнисе белән озак еллар кара-каршы сыер сауган. Төпчекләре Гөлшат Ор авылында фельдшер, тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Илшатлары, тормыш иптәше Ландыш белән үзләре янында яши. Төп нигездә яңа йорт җиткереп, әти-әниләре белән бик матур итеп яшәп яткан мәлләре. Баһаветдиновлар күп итеп мал-туар асрый, җәен яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә. “365 көн хезмәттә без, башкача яши дә белмибез инде”, дип шаярта Гөлфәния апа.

Татарда әти-әни ризалыгы дигән бик мөһим әйбер бар. Бәхетле, мул тормышларының әҗерен Гөлфәния апа белән Равил абый әти-әни ризалыгында дип саный. Бүген инде шуларның әҗере буларак, балалары да өлкәннәрне хөрмәтләп яши.

– Әни-әти тигезлегендә яшәү олы бәхет. Алар йортыбызның нуры. Без яшьләр өчен алар чын мәгънәсендә үрнәк, терәк. Ачык ишеккә кайтып керүләре, кайнар ризык белән каршы алулары ничек рәхәт. Барысы өчен дә рәхмәт аларга, – ди инде өченче кызларына әверелгән киленнәре Ландыш.

Баһаветдиновлар нигезеннән кеше өзелми, өлкәннәрне хөрмәт итеп, соңгы юлга киткәннәрне дә зурлап озатып, аларның хәер-догалары белән яши бу гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев