Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Амбар яме — икмәктә!

Беренче баганада - хуҗалыклар исеме, икенчедә - 24нче июльгә ындыр табакларына кайтарылган икмәк күләме (тонналарда).

Бөрбаш 1009
Яңа тормыш 855
Тимирязев исем. 731
Татарстан 660
Труд 598
Кама 551
Сорнай 547
Якты юл 492
Дуслык 469
Смәел 315
Маяк 273
Кызыл юл 247
Алга 240
Рәхимов исем. 240
Борнак 229
Сосна 227
Игенче 183
Тукай исем. 182
Активист 180
Арбор 69
Нөнәгәр 0
Уңыш 0
Район буенча 8297
Уракка төшкәнебезгә сизелмичә дә 10 көн вакыт узып та китте. Кызганыч, шушы 10 көн эчендә район буенча 10 мең тонна да икмәк җыеп алалмадык. Күп кенә хуҗалык җитәкчеләре 25-30 градус эссе көннәрдә дә «икмәк әле өлгермәде» дигән фикер белән йөреп, 10 көнне заяга уздырдылар. Менә хәзер шуның әҗерен татыйбыз инде. Кояшлы көннәрнең кадерен белмәдегез дигәндәй, нәкъ җырдагыча, «килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт». Эшләгән кеше эшләде бит. Әнә, «Бөрбаш»лыларга бернәрсә дә комачаулык итмәде, 3-4 көн эчендә 1 мең тонна икмәкне амбарларга кайтардылар ич. Әгәр дә башка хуҗалыклар да «Бөрбаш» кебек эшләсә, бүген районда 20 мең тоннадан артык икмәк булыр иде. Кызганыч, аның яртысы да юк. 10 көн буе эленке-салынкы йөреп 1 олау ашлык та суктырып алмаган хуҗалык җитәкчеләренең эшчәнлекләрен ничек бәяләргә? Сүз табып булмый. Чын итеп, балтачлыларча оешканлык белән эшләргә вакыт җитте, җәмәгать. Нык оешканлык һәм сыйфат эшләрнең алшарты булып тора. Бу хакта бер генә минутка да онытмасак иде. Бүген ындыр табакларында 1 уч икмәге булмаган, яки көшелләре бик тәбәнәк булган хуҗалыкларга борылып та карыйсы килми. Халык бик дөрес әйтә шул: «амбар яме - икмәктә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250