Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арборлылар үз көннәрен үзләре күрәләр (фото).

«Арбор» кумәк хуҗалыгында гомүми җыелыш беренчеләрдән булып узды.

Җәмгыять үзе зурлардан булмаса да (1 генә авылдан тора) шушы җирлектә яшәгән халыкны эш белән тәэмин итүдә, авыл халкыныӊ ихтыяҗларны кәнагәтьләндерүдә гаять әһәмиятле урын биләп тора. Авылныӊ социаль тормышын җайлап алып бару өчен генә дә 2014 елда җәмгыять кассасыннан 1 млн. сумнан артык акча тотылган.
Арбор көрәшчеләренеӊ олысы да, кечесе дә икешәр төстә, бердәм форма белән ярышларга килүләренә башта бик аптыраган идем, аныӊ сәбабе ачылды. Артык чыгымнар ясамыйча, акчаны санап кына тотып, кредит-ссуда дигән кармаккка артыгын эләкмәскә тырышып үз көннәрен үзләре күрәләр арборлылар.
Хуҗалык итүдә үзләренә генә хас юнәлешләре дә бар. Мәсәлән, 2014 елда люцерна орлыгы сатып кына җәмгыятьнеӊ кассасына 7млн. 655 меӊ сум акча кергән дигәч, гаҗәпләнүемнеӊ чиге булмады. Кайбер эре хуҗалыкларда гомуми игенчелектән кергән суммаларга тигез бит бу. Соӊыннан аӊлашылганча, бу 2 еллык акча кереме булып чыкты: 2013 , 2014 елда җитештерелгән люцерна орлыгын бергә сатып җибәрә алганнар икән. Бер елга бүлеп караганда да хәйран зур сумма чыга бит. Акча эшләүнеӊ әмәлен тапканнар бит.
Әле, үзләре әйткәнчә, терлекчелектә дә тәртип салып бетерсәләр, уӊышлары тагы да саллы булачак. Ә алга бару өчен резервлар бар. Бу турыда җәмгыятьнеӊ баш белгечләре дә, хуҗалык рәисе дә бик ачык аӊлаттылар. Димәк, бурычлар куелган, үтәргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250