Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бозлы яңгыр, давылдан соң...

20 июль. Җомга көн. «Борнак»та табигать өермәсе зыян китергән басуларны күрмәдек. Күрәсең, давыл биредән җиңелчә генә узган.

Комиссия килгәндә, җәмгыятьнең үзендә оешкан сыйфат комиссиясе дә кырларга чыгарга тора иде - составында инженеры, агрономы, икътисадчысы, бригадиры белән комбайнчысы да бар. Әле генә борчакны чабып бетердек, комбайннар паркта, дип, безне каршылады алар. Борчак басуына ике комиссия бергә юнәлде. Кузаклы культураны 100 гектарда чәчкән булганнар, һәм менә сыйфатлы иттереп суктырып та алганнар. Бу эшне җәмгыять игенчеләре Айрат Якшембетов белән Илнур Хәбибуллин башкарып чыккан. Хәзер исә җирен Габделхак Фәләхетдинов эшкәртә. «Артык кызу йөри», дигән кисәтү ясадылар комиссиядәгеләр тракторчының эшен күзәтеп алганнан соң. Басуда узган елдан калган 4-5 салам эскерте бар, аларны инде трактор җәмгыять фермасына ташый башлаган. Ике ЖВУ-5,1 комбайннары арыш ура (комбайнчылары югарыда телгә алынган игенчеләр). Бөртеклеләр арасында зәңгәр тәтәйләр бик күп. Арышны 270 гектарда үстергәннәр. Биредә эш быел гаять тә комплекслы бара, дигән уңай нәтиҗә белән комиссия күрше җәмгыятькә юнәлде.
«Смәел» җәмгыяте басулары. Бер якта ялт иткән кукуруз җире, икенче якта дала кебек сап-сары иген кыры. Бер чүп әсәре дә юк. Юллар тигез. Басуларның матурлыгына сокланып туймассың. «Монда элек-электән җир культурасы бик көчле, - ди комиссия әгъзасы Рифкать Фәхретдинов. - Хәзерге җитәкчелек тә шул традицияне сакларга тырыша». Давыл узган борчак басуына җитәбез. Комбайннар борчак суктыра - «Енисей»да Дамир Фазылҗа-нов (ярдәмчесе Раил Мөбарәкшин), Алексей Мырыков (Александр Алексеев), «Нива»да Раушан Фазылҗанов ( энесе Фидәил белән), Владимир Алпутин (шулай ук энесе Алексей белән). 100 гектарлы басу. Давыл урып аткан борчакларны хәйран хәлләгән. Хәзер әнә җәмгыятьнең бөтен хезмәткәре, авыл активы биредә - барысы 42 кеше борчакларны сәнәк белән кабат теземнәргә сала. Бик тырышып, күңел биреп эшлиләр, афәрин! «Алдагы көнне авыл җирлеге хезмәткәрләре дә чыккан иде, - ди шулай ук кулына сәнәк тоткан икътисадчылары. - Бүген исә юл кырлары чабарга чыгып киттеләр». Сортлы борчакның уңышы яхшы чыга. Табигатьнең үз законы шул, суктырылмаган борчагы бар, дип тормый, үзенекен эшли дә куя. Эшне вакытында, тиз тотмасаң, әнә шулай сәнәккә дә каласың, югалтуларга да дучар буласың.
«Труд» җәмгыятенең борчак басуыннан да сәнәкчеләр эшне төгәлләп кайтып килә иде. Биредә дә шул ук хәл, давыл борчакның кирәген биргән. 4 «Дон», 1 «Нива» борчак суктыра, комиссия килгәндә «Дон»ның берсе ватык иде. Бераздан аны да эшләтеп җибәрделәр. Комбайнчылар Эдуард Конькин (ярдәмчесе Сергей Туктаров), Владислав Абрамов (Леонид Федоров), Василий Лобанов (Вячеслав Кумаев), Михаил Шестаков (Михаил Дмитриев) теземнәргә салган борчакны суктыру белән мәшгуль. Биредә җәмгыять белгечләре эшкә җиңелдән карыйлар кебек тоелды, гәрчә комиссия килгәндә җәмгыять рәисе белән авыл җирлеге башлыгы басуда булса да. Әнә, бер ургычлары тәүге теземнәрне зиг-заг ясап менеп китте... Сыйфат турында әйтәсе дә юк.
Уттай урак өстендә арборлылар каенлык артында качып кына печән орлыгы әзерләп ята. Урак башланганны күрсәтер өченме олы юл кырыендагы 15-20 гектарлы җирдә арышны егып атканнар да, вәссәлам.
Районда август урталарына уракны төгәлләргә дигән фәрман бирелде, җаваплылык хисен тоеп эшләсәк иде, җәмәгать. Моңа янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше дә керә, ә менә без йөргән басуларда бер генә янгын сүндерү машинасы да куелмаган иде.

Рәсемдә: сыйфат комиссиясе «Смәел» җәмгыятенең борчак басуында.

Комиссия әгъзалары: Н.САБИРҖАНОВ, Р.ФӘХРЕТДИНОВ, М.ГАРИПОВ, 3. ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250