Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермада кем эшли?

Заманында «Смәел» хуҗалыгының сөтчелек фермасында Габделхәй исемле ир-егет эшли иде. Аның турында район газетасында да язылды, алдынгы булды, район күләмендә бүләкләр алды. Бу хатирәләрнең яңаруына күптән түгел «Смәел» хуҗалыгында булып, терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре белән танышуым сәбәп булды.

Алдынгы сыер савучылар арасында Сәрия Әхмәдиева фамилиясен күргәч, тукта әле, Габделхәй дә Әхмәдиев иде ич дип, кызыксына башладым. Бактың исә, Сәрия - Габделхәйнең улы Булатның җәмәгате булып чыкты. Сәрия дә хуҗалыкта 32 ел сыер сава икән инде. Ире Булат механизатор. Инде үзләре әби-бабай булганнар. Уллары Марат өйләнгән. Җәмәгате күрше кызы Ландыш белән ике кыз үстерәләр. Кызлары Исламия белән Талиягә бирәк тә бәхет баскан! Бер үзләренә ике бабай, ике әби. Иркәләнеп, «бозылып» бетмәсәләр ярый инде. «Габделхәй бик коры безнең, әмма усал коры түгел. Иркәләнеп «бозылырга» урын калдырмый», ди йорттагы иң зур хуҗаның җәмәгате Фәүзия. Ул бу йортка Габделхәйнең беренче җәмәгате вафатыннан соң килгән. «Мин килгәндә, уллары зур иде инде. Кагылып-сугылмыйча, тату яшибез», ди. Габделхәйнең икенче уллары Нурсил өйләнеп Казанда яши, полициядә эшли икән. Җәмәгате Алинә белән бер кыз үстерәләр. Атна саен диярлек Смәелгә кайтып, хәл белешеп, аралашып яшиләр. Менә шулай Смәелгә барып, бер йортта бергә яшәүче өч буын вәкилләрен күреп, алар өчен сөенеп кайттым. Габделхәй - Фәүзия, Булат-Сәрия, Марат-Ландыш, инде менә дүртенче буын - Исламия белән Талия үсеп килә. Барысының да хезмәт юлы «Смәел» хуҗалыгы белән бәйле. Марат та фермада икән, ветеринария табибы булып эшли. 23 ел инде шушы хуҗалык конторасында кешеләр һәм саннар язмышын бәйләп утыручы терлекчелек буенча бухгалтер Нурия Галиева авыллардагы шушындый гаиләләрнең хуҗалыктагы гомуми уңышларга зур өлеш кертүләрен ассызыклый. Сәриянең сеңлесе Гүзәлия дә 28 ел инде сыерлар сава икән. Гүзәлиянең ире Илдус Нәбиев хуҗалыкта механизатор, ике бала үстерәләр.
Смәел сөтчелек фермасында әнә шундый игътибарга алып сөйләрлек гаиләләрдән килгән терлекчеләр эшли. Барысы да бик тырышлар. Әнә, Сәрия һәм Гүзәлия белән эшләүче Нурия Гыйльванова, Алсу Фазылҗанова, Гөлүзә Мөбарәкшина группасында сөтне узган елгыдан күбрәк җитештерәләр. Гөлзидә Минһаҗетдинова, Гөлсинә Гыйматдинова, Гөләмзия Фазыл-җанова да 30 елга якын эш тәҗрибәләре булган мактаулы сыер савучылар. Бирегә Сизнер бригадасыннан йөреп эшләүче Генриетта Чочокова, Елена Байманова, Светлана Тарасова, Таисия Хрисанова, Раиса Осипова, Светлана Антонова, Екатерина Пиляева сөтне күп савалар. Аларны эшкә Исмәгыйль Гатиятуллин белән Ришат Мөхәммәтшин чиратлап вахта машинасында йөртәләр.
Менә шушындый тырыш, бердәм коллектив булганга «Смәел»дә сөтне быел 10 айда узган елның шушы чорындагыдан 256 тонна күбрәк җитештергәннәр. Соңгы айда да шактый үсеш белән баралар. Хәзер көн саен 3 центнер чамасы сөтне узган елгыдан күбрәк саталар. Көн саен 50 центнер һәм күбрәк сөт сатыла. Әйе, продукция муллыгы фермада кемнәр эшләвенә дә нык бәйле шул.
Рәсемдә: Смәел фермасы уңганнары Алсу Фазылҗанова, Гөлүсә Мөбарәкшина, Гүзәлия Нәбиева, Сәрия Әхмәдиева, Эльмира Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250