Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Игенче» хуҗалыгында кукуруз үстерүгә зур игътибар бирәләр

Бу эшне тәҗрибәле игенчеләргә йөкләгәннәр. Механизатор Рөстәм Миннебаев, Булат Сабитов кырга «МТЗ-82» тракторларын да, чәчкечләрне дә яхшылап ремонтлап, әзерлек белән чыктылар. Орлыклар да чүп үләннәргә, авыруларга каршы тиешле химикатлар белән эшкәртелгән. Орлык белән бергә туфракка минераль ашламалар да кертелә. 22 майга 332 гектарда (районда иң күбе) кукуруз чәчкәннәр. Хуҗалыкта сабан...

Бу эшне тәҗрибәле игенчеләргә йөкләгәннәр. Механизатор Рөстәм Миннебаев, Булат Сабитов кырга «МТЗ-82» тракторларын да, чәчкечләрне дә яхшылап ремонтлап, әзерлек белән чыктылар. Орлыклар да чүп үләннәргә, авыруларга каршы тиешле химикатлар белән эшкәртелгән. Орлык белән бергә туфракка минераль ашламалар да кертелә. 22 майга 332 гектарда (районда иң күбе) кукуруз чәчкәннәр.
Хуҗалыкта сабан ашлыклары чәчүне дә районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Монда иң зур мәйдан - «МТЗ-1221» тракторы белән 877 гектар - Альберт Сабитовта. Аннан «К-744» тракторы белән Алмаз Ибраһимов (825 гектар), «ДТ-75» тракторларында Габделбәр Вәлиев (661 гектар) һәм Мәсхүт Әхмәтшин (468 гектар) агрегатлары килә. Механизаторлар Рәшит Мотыйгуллин, Рафис Хәкимов керергә уңайсыз булган кечкенә участокларда чәчү үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250