Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Инде беренче гектарлар чәчелде

Яз үзенә генә хас булган һава торышы белән игенчеләребезне ел да сыный. Чагыштырмача җылы тоелса да, әлегә җир салкын. Иӊ беренче уянырга тиешле арыш культуралары да әлегә сүлпән.

«Аныӊ каравы, көзге бодай иртәрәк уянырга әзерләнә», – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ игенчелек буенча җаваплы белгече Эдуарт Әхмәдиев. Районда 11 меӊ 245 гектар мәйданда көзге культураларны тукландырып, дым саклау өчен тырмалап чыгарга кирәк. Бүгенге көндә 3813 гектар мәйданда көзге культураларга ашлама кертелгән, 16660 гектар күпьеллык үлән басуларыныӊ 2317 гектарында тукландыру уздырылган. Бу эшкә хәзергә 27 төрле агрегат тартылган. Хуҗалыклар буенча чәчү мәйданыныӊ һәр гектарына тәэсир итү көченә исәпләгәндә 74 килограмм ашлама тупланган.  Яӊгырлар булмагач, дым каплату эшен дә соӊга калдырып булмый. Хәзергә көзге культураларныӊ бары 515 гектары, күпьеллык үләннәрнеӊ 2605 гектары тырмаланган. 36 меӊ гектардан артыгы парга калдырылган һәм зяб мәйданнарын да чәчүгә әзерләү – көн үзәгендәге мәсьәлә. Бу нисбәттән, кырларга чыгарылган 112 тырманыӊ 63е гидравлик күтәртмәле тырмалау агрегатлары. Шуларныӊ 27се кышкы чорда эшләнгән яисә сатып алынган. «Уӊайлылыгы күз алдында, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев. – Басу читендә тырмага җыелган чүпне туктап, озаклап чистарту кирәкми, тракторчы кабинада гына тырманы күтәртә. Басудан-басуга күчкәндә тырмаларны өзеп, төяп, илтеп, барган басуда яӊадан тырмаларны тезеп, тагып вакыт үткәрәсе юк.

Эшкәртелгән басуларныӊ сыйфаты да уӊай якка аерылып тора. Бу ысулны киләчәктә тагын да киӊрәк файдаланырга кирәк».

Язгы чәчүгә мәйданнарны әзерләү юнәлешендә Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Смәел», «Яӊа тормыш» хуҗалыкларында культивациягә керештеләр. Ә инде Тимирязев исемендәге хуҗалык районда беренчеләрдән булып чәчүгә чыкты. 23 апрель көнне 3 гектар мәйданда борчак чәчеп, хуҗалык игенчеләре беренче чиркану алдылар.

 

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү