Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре көндәлеге

Районыбыз кырларында язгы эшләр башлануга 10 көн вакыт узды.

Бу чорда 13 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрнең 10 мең гектары тукландырылды. Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш», «Якты юл», «Кызыл юл», «Труд», «Смәел» хуҗалыклары бу эшне тулысынча төгәлләделәр. Бер үк вакытта 10 мең гектар мәйданда уҗым культураларының 8400 гектары өстәмә сый алды. «Дуслык», «Бөрбаш», «Смәел», «Игенче», «Кызыл юл» хуҗалыклары әлеге эшне кыска срокларда тәмамладылар. Сабан культуралары чәчүдә исә хәл катлаулы. 34 мең гектар сабан культураларының 7 мең гектары гына чәчелгән килеш. «Яңа тормыш», «Сорнай», «Татарстан», «Кама», «Якты юл» хуҗалыклары хезмәтне уңай гына оештырдылар. Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларында чәчү агрегатлары әлегә парк «саклый». «Алга», «Арбор», «Труд» хуҗалыкла-рында чәчелгән мәйданнар 100 гектарга да тулмый. Кыр эшләренә һәркайда темп һәм сыйфат юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250