Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге тырышлык, кышкы муллык, - диләр «Алга»ның уңган хезмәтчәннәре

Урып-җыю, көзге чәчү һәм туңга сөрүдә эшнең сыйфатына контрольлек итү буенча район хакимияте башлыгы боерыгы белән оештырылган комиссия үзенең рейдларын дәвам итә.

13 август көнне төштән соң «Алга» хуҗалыгында булдык. Комбайннар эшләгән басуга барышлый юл буйлап урман кебек утырган кукуруз басуы игътибарны җәлеп итә. Ирексездән машиналарны туктатып «ничек шулкадәр үскән бу» дип кызыксына башладык.
- Орлыкны сыналган, тикшерелгән җирдән генә алдык, чәчкәндә күмдерү тирәнлеге фән кушканча сакланды, туфрак көздән яхшылап сукаланды, -дип сөйләп китте хуҗалык рәисе Раиф Гыйльмуллин. Аны 2 метрдан да озын буй җибәргән үсентеләр янында фотога да төшереп алдык.
- Мине түгел, аны үстергән Рафис Хәйретдиновны төшерергә кирәк, - ди. Механизатор Рафис Хәйретдинов инде берничә ел кукуруз игү звеносын җитәкли икән. Үзе чәчә, ашламасын кертә, үләннәргә һәм авыруларга каршы эшкәртә, биостимуляторларны нәтиҗәле кулланалар. Хәзер салам пресслауда эшли. Шуңа күрә фотога икенче юлы үзе үстергән кукурузлар янында төшерергә булдык. 298 гектарлы кукуруз басуыннан массаның көтелгәннән бик күп артык чыгасын чамалап, хуҗалыкта инде өстәмә траншеялар да әзерләп куйганнар.
Коллегалары механизатор Фәнис Шәйхиев, Михаил Исаев белән Рафис Хәйретдинов кичә генә комбайннар суктырып киткән басуда борчак саламын җыеп пресслыйлар. Басу чиста, комбайнчылар кузакларны калдырмыйча, борчакны коймыйча әйбәт эшләгәннәр. Салам ферма янына кайтарыла һәм кышын терлекләргә аслык итеп тотачакбыз диләр.
Арпа басуын иңләп килүче «Макдон» комбайны янына туктадык. Тиз эшли, чиста эшли, артыннан матур теземнәр сузылып кала, башаклар киселмәгән. Комбайнчы Валерий Ефремовның бу эштә тәҗрибәсе зур. Күп еллар механизатор булып эшләгән әтисе кебек тырыш, булсын дип йөрүче. Шуңа күрә узган ел кайткан яңа «Макдон» комбайнын да аңа ышанып бирәләр. Эше булгач, район радиосыннан килгән журналистка да сөйләр сүзе булды Валерийның.
Иртә дими, кич дими эшләп, хуҗалыктагы 7 комбайнга яңа теземнәр салып тора. Без килгәндә комбайннарның 7се бер булып теземнәрдәге солыны җыеп суктыралар иде. Теземнәрдән җыеп суктырган көнне ашлык күбрәк кайта диләр. Болай эшләү бигрәк тә «Нива» комбайннарының җитештерүчәнлеген арттыра. Ә «Алга»да 1 се генә «Дон-1500», калганнары «Нива»лар. Нурлыхан Хәсәнов «Дон-1500» белән суктырып, 328 тонна ашлык жыеп алган.
Владимир Васильевның «Нива»сы бункерыннан 200 тонна алынган. Владимир Андреев, Валерий Иванов, Алексей Борисов, Илшат Хәсбиуллин - һәркайсы ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен чын күңелдән тырышалар. Алардан 3 данә «ГАЗ-53», бер «КамАЗ» автомашинасы бөртекне өзеклек тудырмыйча ташып тора.
«Алга»лылар көзге чәчү өчен җир хәзерләү сыйфатына да зур игътибар бирәләр. Әнәс Шәйхиев, Илфат Закиров кебек механизаторлар басу башлары чи калмыймы, агрегатлар дөрес тирәнлеккә көйләнгәнме, барысын да исәпләп эшлиләр. Икътисадчы Фаил Шиһапов комбайнчылар янында көндәлек булып, һәр агрегатка бюллетеньнәр өләшә, һәркайсы күпме ашлык җыеп алганын һәм күпме акча эшләгәнен белеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X