Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әле ярый бәрәңге бар

Әле ярый бәрәңге булган. Авыл халкы хәзер кайчан шушылай бердәм җыелып күмәк эшләр иде икән. Терлек азыкларын да санаулы кешеләр генә җыйнап саклауга сала, игеннәрне урып-җыюны да күпләр белмичә дә кала. Ә бәрәңге бөтен авылны аякка бастыра.

Иң элек балалары, туган-тумачалары, дус-ишләре белән берләшеп үз участокларындагы уңышны алалар. Балтачтан да, Казаннан да бар мәшәкатьләрен читкә куеп торып авылга кайтучылар күбәя бу чорда. Мәшәкате булса да чын бәйрәм инде менә. Табын түрендә бакчадан керүчеләрне көтеп, ярмаланып пешкән бәрәңге парларын бөркеп утыра. Ә «Татарстан» җәмгыятенең Салавыч Сәрдегәне авылы янында басуда көлдә, учакта пешкән бәрәңге исе борыннарны кытыклый. Әле генә пыскып яуган яңгырдан соң ачылып киткән һава мондагыларның күңелләрен кабат күтәреп җибәргән.

Тракторчы Илсур Гарифуллин, Илшат Һидиятов тракторларына тагылган казыгычлар артыннан эре бәрәңгеләр чыгартып басуга кереп киттеләр. Чүпләүчеләр Салавыч урта мәктәбе укучылары бер казыгыч, җәмгыять, җирле үзидарә конторасы хезмәткәрләре, авыл активы икенчесе артыннан аерым участокларда эшлиләр. Бәрәңге капчыкларга җыела, кемнең күпме эшләгәне һәркайсыныкы көндәлек исәптә. Мәктәп балаларын автобус йөртә, басуда кайнар аш оештырылган.

Райондагы 512 гектар бәрәңгенең 130 гектары «Татарстан»да иде. Казыгычлар гына түгел, бәрәңге алуга ике комбайн да эш башыннан ук чыккан. Аның берсендә күп еллардан бәрәңге игү белән шөгыльләнүче тәҗрибәле механизатор Геннадий Иванов эшләсә, икенчесе - Зөлфәт Хәкимовта. Бер комбайнда өчәр кеше бәрәңгене «кабул итеп» торалар. Геннадийныкында Биктәш егетләре, нигәдер исемнәрен газетага яздырасылары килмәде. Зөлфәттә Рамил Сибгатуллин, Ислам Хөсәенов, Зөлфәт Латыйпов - тырышып, намус белән эшли торган егетләр. Басудан бәрәңгене 4-5 машина түбәсе ябык ангарга ташып тора. Шоферлар Рәсим Нәфыйков, Рәдис Габдуллин һәм башкаларга зур үҗәтлек күрсәтеп басудан олы юлга чыкканчы нык тырышырга туры килә. Әнә бер машина урыныннан ук кузгалып китә алмагач, мондагы эшне көйләп-җайлап торучы бригадир Рәшит Галиев авылдан трактор чакыртып китерде. Механизатор Илшат Галиев К-700 тракторы белән тиз арада килеп җитеп, басудагы конвейерның нормаль эшләвен тәэмин итеп китте.

Татарстанлылар пычрак дип тормыйлар, көн саен 2-3 гектарда бәрәңге алып, инде эшне төгәлләп киләләр. Уңыш һәр гектардан 200 центнерлап чыга. Биктәш ягы басуындагы Рокко сорты тагын да күбрәк биргән. Бәрәңгене комбайннар белән алуга да гадәтләнеп киләләр. Быел утыртылган барлык бәрәңгенең яртысын комбайннар алган.


Бәрәңге турында сүз чыккач, ничек инде Смәелне әйтми каласың ди. Алар елның елында бәрәңгедән әйбәт уңыш алып, аны сатып хуҗалык кассасына өстәмә акча кертәләр. Монда бәрәңге алу комбайнында Рафил Әхәтов бик нәтиҗәле эшли. Көн саен 40ар тонна бәрәңге казытып җыя. Смәел, Чепья мәктәпләре укучылары казыгычлар артыннан чүплиләр. Ике сменага бүленеп эшлиләр. Көн саен 130лап укучы катнаша. Шушы кадәр баланы көнгә ике тапкыр кайнар аш әзерләп алып килеп ашаталар. Монда да бәрәңге алуны шушы көннәрдә төгәллиләр.

«Бөрбаш» җәмгыяте бәрәңгене 55 гектарда утырткан. Инде соңгы гектарларын алалар. Сәлим Хөснетдинов комбайн белән ала. Казыгычлар артыннан Бөрбаш урта мәктәбе укучылары чүпли. Җәмгыятьтә аларга эш өчен бөтен шартларны тудырырга тырышканнар. Ашаталар, автобус йөртә, яңгыр яуса ышыкланырлык урын бар. Казыткан бәрәңге булмыйча эшсез туңып торасы юк. Һәр ике бригадада да икешәр казыгыч эшли. Бөрбашта тракторчы Нәкыйп Дәминов, Илдар Мөхетдинов, Аланда Хәниф Минһаҗев, Газинур Хәкимуллин яннарында балалар йөргәнен аңлап, бик сак һәм тырышып эшлиләр.
«Маяк», «Яңа тормыш» җәмгыятьләрендә дә бәрәңге алу төгәлләнеп килә. Калганнарында төгәлләнде инде. Иң югары уңыш - гектардан 221 центнер «Якты юл»да.
Рәсемдә: Геннадий Иванов бәрәңгене үзе утырта, үстерә һәм менә инде комбайн белән алуда да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250