Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Маяк»та узган бәйге җиңүчеләре билгеле (+фото)

Бүген «Маяк» җәмгыятендә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары арасында бәйге үтте.

Сыер савучылар арасында:
1 урын – Фәридә Фәргать кызы Хидиятова("Татарстан")
2 урын – Гөлфия Нәсыйх кызы Салихҗанова("Маяк")
3 урын – Елена Львовна Петрова("Сорнай")

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында:
1 урын – Александр Иванович Иванов("Дуслык")
2 урын – Илдар Илсур улы Хаҗиев("Смәел")
3 урын – Римма Павловна Кузнецова ("Труд").

Катнашучылар арасында иң яшь, иң тәҗрибәле хезмәт ияләренә махсус бүләкләр тапшырылды.

Савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары арасында иң яшь хезмәткәрләр "Уңыш" ( Татьяна Яковлевна Круглова - савымчы) һәм "Сосна" җәмгыятьләрендә ( Ислам Илнар улы Әхмәдиев - технолог) хезмәт куялар. 

Иң тәҗрибәле хезмәткәрләр – 30 еллык хезмәт стажына ия ихтирамлы савымчы Гөлнара Каюм кызы Кадыйрова ("Борбаш") һәм 19 ел ясалма орлыкландыру технологы булып эшләүче Сергей Михайлович Макаровлар("Сорнай").

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев