Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Монда өйрәнер җирләр бар икән (+фоторепортаж)

21 март көнне Арча, Саба, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Биектау районнары һәм Мари Республикасыныӊ Мари Төрек районыннан «Яӊа тормыш» хужалыгына килделәр.

Бу хужалыкныӊ шушындый дәрәҗәле белгечләрне кабул итүе аӊлашыла, чөнки ничә еллар инде төрле авыл хуҗалыгы техникасын әзерлек сызыгына куюда яӊгуллыларга районда тиӊнәр юк. Елныӊ елында бу машина-трактор паркына читтән дистәләгән белгечләр килеп, аларныӊ алдынгы тәҗрибәсен өйрәнәләр. Хуҗалыкта эшнеӊ уӊай торышына рәисе Мәгсумҗан Сәйфетдиновныӊ белгечлеге буенча инженер-механик булуы да  тәэсир итәдер. Районда алдынгылар җыенында «Яӊа тормыш» хуҗалыгы баш инженеры Радик Мардян 2018 ел нәтиҗәләре буенча җиӊүче булып танылуы һәм районныӊ Мактау грамотасы белән бүләкләнүе бу хужалыкта эшнеӊ дәвамлы һәм нәтиҗәлелеген күрсәтә. Хужалыкта 71 техника исәптә тора, шул исәптән 31 трактор һәм 30 тагылма-прицеп, 13 комбайн бар. 100 гектар чәчүлек җирләренә 220 ат көче егәрлек туры килә.  Монда инде барлык трактор техник күзәтүне узган, һәрберсе тиешле таләпләргә туры килә. Әйе, безгә монда өйрәнер әйберләр бар икән, ярый килгәнбез, диештеләр районнарныӊ  Дәүләт техник инспекторлары эш барышында.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техосмотр