Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда 29944 гектар игеннәрнең 22236 гектары җыеп суктырылды

25 августка пландагы 29944 гектар игеннәрнең 22236 гектары җыеп суктырылды. Үтәлеш - 74 процент.

«Алга» - 1018, «Якты юл» - 1270, «Игенче»-2079, «Смәел» - 750, «Активист» - 960, «Арбор» - 742, «Яңа тормыш» 1270 гектарда игеннәрне җыеп алып, планны 88-78 процентка үтәделәр. Ындырга 72931 тонна ашлык кайтты. Аның 5000 тоннадан артыгы соңгы 1 көндә.
«Кызыл юл», «Яңа тормыш» колхозы комбайнчылары үткән якшәмбе ялында 400әр тоннадан күбрәк ашлык суктырып алдылар. «Труд», «Игенче», «Якты юл», «Дуслык» хуҗалыклары комбайнчылары да амбарларга 300әр тоннадан күбрәк ашлык озаттылар. Әлегә һәр гектардан иң күп уңыш «Татарстан» - 45, «Яңа тормыш» - 44, «Дуслык» - 37,9, «Арбор» - 36,4, «Сосна» - 35,9, «Кызыл юл» - 35 центнер - хуҗалыкларында.
Районда быел чәчәргә планлаштырылган 11917 гектар уҗым культураларының 4213 гектары чәчелде. Моңа иң зур өлешне Тимирязев исемендәге - 409, «Татарстан» - 356, «Якты юл», «Сосна» - 320шәр гектар - хуҗалыклары механизаторлары кертте. Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларында чәчелгән мәйданнар юк дәрәҗәсендә. Көзге чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләү бурыч итеп куелган иде. Мондый темп белән бу максатка ирешү икеле.
Иртә туңга сөрүнең мөһим агротехник чара икәнен һәр хуҗалыкта беләләр. Пландагы 42539 гектар җирнең 11955 гектары эшкәртелде. «Сосна» - 1106, «Якты юл» - 960, «Сорнай», «Яңа тормыш» 940ар гектарда туңга сөрделәр. «Бөрбаш»та барлык участокларны да сөрү катламын тирәнәйтеп эшкәрттеләр. Соңгысына «Труд» хуҗалыгында да зур әһәмият бирелә.
Август аенда эшкәртелгән басуларның уңдырышлылыгы югарырак булганын онытмыйча, туңга сөрүне дә беренче чираттагы мөһим эш дип карау сорала.
Фото: http://www.ryazagro.ru/news/4315/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250