Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сала апалары… азрак эшли? Яки иске авыздан яңа сүз

Үткән атнада барлык мәгълүмат чаралары алда көтеләчәк бер яңалык белән шау итте: авылда яшәүче хатын-кызларның эш сәгатен арттырырга җыеналар!

Янәсе, башкалар 40 сәгать эшләгәндә, авылда хатын-кызлар атнага 36 сәгать кенә эшләп тулы хезмәт хакы ала. Шул сәбәпле, авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 36 сәгатьлек норманы гамәлдән чыгару яки саклап калу мәсьәләсен карыйлар, дип хәбәр итә “Известия” газетасы. Дөрес, әлегә бу мәсьәлә өйрәнү процессында гына, быелның беренче ярты елына РФ күләмендәге өч яклы комиссиянең чаралары планына кертелгән. Әмма планга кергән, “тел”гә кергән мондый “икеле-микеле” булып тоелган яңа идеяләрнең моңа кадәр тормышка ашырылып баруы (әйтик, пенсия яшен арттыру) күңелдә шикле уйлар уята. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре бу инициативага каршы чыгып кына берәр нәрсә үзгәрерме икән дисең. “Авылда тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгәч кенә ташламаларны гамәлдән чыгарырга мөмкин дип уйлыйбыз”, — ди агросәнәгать комплексы профсоюзларының Рәсәй күләмендәге оешмасы рәисе урынбасары Галина Юрова.

Бу яңалыкка аптырыйсы да юк бугай. Авыл кешесенең хәлен каланыкылар каян аңласын да, аларның әле үз хуҗалыгында икенче сменада тир түккәнен каян белсен, ди. Шулай булса да, авыл белән гомер-гомергә шәһәрдән торып идарә иттеләр инде, гәрчә шәһәрне авыл туендырса да. Авылның яшәешенә бөтен туры килми торган кануннар әнә шуның нәтиҗәсе.

–Акыл белән кабул итеп була торган әйбер түгел бу, – ди шушы уңайдан фикерен сорагач, “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов. – Авыл хуҗалыгына эшкә киләм дип атлыгып торучы юк, апаларыбыз болай да өлкәнәя, аларга сез әле тагын да күбрәк эшләргә тиеш дип эш сәгатен ничек озайтырга кирәк? Бу канун кабул ителсә дә, безнекеләрнең хезмәт хакында ул чагылыш тапмаячак дип тынычлансак кына инде. Ни дисәң дә, авыл апалары станок, конвейер артында эшләми, аларга хезмәт хакы сәгатьтән түгел, җитештергән продукциядән: артымнан, сөттән түләнә.

–Авыл кешесен 7 сәгать эшли дип алсак та, өенә кайткач бит әле ул тагын 7 сәгать эшли. Бу теманы авыл тормышын бөтенләй белмәгән-күрмәгән кеше күтәргән. Кайсы яктан карасаң да, акыллы идея түгел. Әйтик, бер көнгә 7 сәгать эшләсә, гадәттә, алар бер көн ял итә (әле акча кирәк иде, кредит түлисе бар дип, ял итмәүчеләр дә бар), болай да атнага 40 сәгатьтән артып китә. Эшләре дә бит төрлечә бетә, электр энергиясе белән өзеклек чыкса, әллә ничә сәгатькә соңарырга мөмкин. Гадәти көннәрдә исә, сөтен савып бетергәч, терлекчеләр әле сәгатем тулмады дип көтеп тора алмый бит инде. Безнең расценкалар җитештерелгән продукция күләменә карата билгеләнгән. Шулай булгач, бу яңалыктан авыл кешесенең хезмәт хакына зыян килер дип уйламыйм, – ди “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин да.

Без дә “Хезмәт” газетасының сайтында бу уңайдан сораштыру үткәргән идек. Әлеге аноним сораштыруда 2 апрельгә 165 кеше катнашты. Аларның 44 проценттан артыгы бу яңалыкны чираттагы ахмаклык дип бәяләсә, 24 проценты “авыл кешесе болай да көн-төн эштә” дип саный, 17 проценты “каршы” дип,  җидешәр процент укучыларыбыз “Моңарчы да атнасына 36 сәгать кенә эшләмәдек” һәм “безнең фикер кемне кызыксындыра” дип тавыш биргән. Әлеге язма астына Вагыйз Гыйльмуллин: “Авылга кияүгә чыгам дип торучы кызлар сирәк, болай булса, бөтенләй бетә икән. Тырышып-тырмашып авылны бетерү өстендә эшлиләр”, – дип комментарий калдырган.

Әйтелгән һәр фикер белән килешергә һәм, аптырап, “уйланырсың, кодагый”, дияргә генә кала...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе