Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАРГА

Әле шуны уйлап утырам: эшләүчеләре турында кайгырткан, аларның тормыш-көнкүрешләренә даими ярдәм күрсәтеп торган хуҗалыкларның экономикасы да тотрыклы.

Бәяләр котырып үсүгә карамастан, газы, утына да, башка күп төрле түләүләргә дә акчалары булып тора. Шулай шул, кайда гына булмасын, эшнең нәтиҗәсе иң беренче чиратта, аны җитештерүчеләргә бәйле. Моны аңлаган хуҗалык җитәкчеләре печән әзерләү сезоны башлангач та аның белән шәхси хуҗалыкларны тәэмин итүне дә беренче планга куйдылар. Мәсәлән, «Бөрбаш», «Татарстан» җәмгыятьләре хуҗалыкларында мал асраучы терлекчеләргә, механизаторларга да печән өләштеләр инде. Ике хуҗалыкта да бу максатка 400 тоннага якын печән тотылды. «Сорнай», «Игенче» җәмгыятьләре - 200, Тимирязев исемендәге җәмгыять125 тонна печәнне шәхси хуҗалыкларга бирделәр. Бу үзендә эшләүчеләрне кызыксындыруның бик үтемле һәм кирәкле алымы. Һәр җәмгыять терлек азыклары хәзерләүдә шәхси хуҗалыкларга да мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250