Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерү көндәлек игътибар сорый

Терлекчелектә сөт җитештерү тармагында киеренке эш дәвам итә. Киеренке, дип әйтәбез, чөнки бу өлкәдә тиешле эш һәр көнне җиренә җиткерелеп башкарылырга тиеш.

Шулай эшләмәгәндә, булган-булмаган сәбәпләр табу, кемгәдер әйләндереп калдыру һәм кемнәндер гаеп эзләү дә тиешле нәтиҗәне бирмәячәк, чөнки савымда бер көндә жибәрелгән ялгышларны төзәтү өчен кимендә өч-дүрт көн вакыт кирәк. Шөкер, бу очракта район күмәк хуҗалыкларында апрель ае башында  сөт җитештерүдә һәм аны сатуда алдагы елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда арту күзәтелә. 4 апрельгә сөт сатуда иӊ зур үсешкә «Смәел», «Татарстан» һәм «Сорнай» хуҗалыклары ирештеләр. Алар 3831-3176 килограмм сөтне көн саен артыграк сатканнар. Бүгенге көндә 20 хуҗалыкныӊ унберендә тәүлеккә 11 меӊ килограммнан артык сөт сатыла. Ә «Татарстан» хуҗалыгы сөт сатуны ике айдан артык инде  20 меӊ килограммнан киметми. «Кызыл юл», «Дуслык», «Смәел», «Игенче», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге һәм «Маяк» хуҗалыкларында көндәлек сатылган сөтнеӊ күләме 12 меӊ килограммнан артык. Язгы чорда савым сыерларыныӊ ашату рационнарын тикшерү һәм аӊа өстәмәләр кертү сорала. Бу очракта район ветеринария үзәгендә терлек азыгына үткәрелә торган лаборатор анализлар нык ярдәм итәр иде, кызганыч, күп хуҗалыклар бу мөмкинлектән файдаланырга теләмиләр.

Авыл хуҗалыгы исеме

Җитештерелгән сөт, кг.

Тапшырылган сөт, кг

Барлыгы

+,- узган ел белән чагыштырганда

Татарстан

23197

20606

3806

Кызыл юл

18488

17650

689

Дуслык

15500

16447

1698

Смәел

16800

16230

3831

Игенче

16460

16050

2810

Бөрбаш

14778

14273

2032

Тимирязев исем.

14350

13920

2384

Маяк

12540

12140

2190

Сорнай

13010

11975

3176

Яңа тормыш

12232

11621

886

Сосна

11570

11047

1493

Кама

9486

9026

548

Труд

9620

8920

1202

Алга

9122

8532

729

Борнак

8722

8303

1018

Активист

8499

7992

1077

Якты юл

8522

7849

503

Арбор

7039

6708

922

Тукай исем.

6047

6105

100

Уңыш

3230

3045

610

Барлыгы

239212

228439

31704

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү