Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөтчелек алдынгылары

«Татарстан» хуҗалыгы инде берничә дистә ел районда сөт җитештерү буенча тотрыклы эшләп килүче хуҗалык. Шушы җәмгыятьтә өч дистә елдан артык баш зоотехник булып эшләүче Рафис Галимуллинның иҗади, тырыш, намуслы хезмәт өлеше дә бик зур монда дисәк, гаеп табучылар булмастыр, шәт. Чөнки рәисләр алышынып тора, ә ул һаман шушы авыр һәм...

Бүген биредә көн саен дәүләткә 13 тоннадан артык (узган елгыдан 2 тоннага күбрәк) сөт саталар. Һәр сезонның үзенчәлеген аңлап эшләү, менә хәзер җәйге мөмкинлекләрдән оста файдаланып, сыерларга яшел массаны төрләндереп, мул итеп кайтарып тору нәтиҗәсе бу. Концентрат азыкны да өзмиләр, терлек организмы өчен кирәкле витаминнарга баетып бирәләр. Һәм биредә сыер савучылар да үз эшләрен яратып, тырышып башкаралар.

Башка кайбер хуҗалыкларда терлекчеләр коллективының яше олыгая барган бер чорда, биредә яшьләр дә күп килә. Чөнки аларның хезмәт шартларын яхшырту, эшләрен җиңеләйтү, көннәрен күңелле итеп үткәрү өчен күп төрле чаралар күрелә. Үрнәк алырлыклары булгач, район буенча чаралар да бик еш шушында үткәрелә. Күптән түгел сыер савучы операторлар конкурсы булды.

Менә шушы ярыштан соң, «Татарстан» хуҗалыгының да ике алдынгысын рәсемгә төшердем (өстәге рәсемдә). Роза Габдрахманова инде һәр сыердан 90 тоннага якын сөт сауган. Равилә Хөснетдинова да аннан калышмый. Равилә конкурста да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, пьедесталның иң югары баскычына менде. Бу конкурс сыер савучыларга хезмәттәшләре белән серләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен дә әйбәт җай булды. Бертөркем сыер савучыларны рәсемгә төшереп алу өчен әңгәмәләреннән бүлдерми булмады.

Кинәт кенә чертләтеп алыйм дисәм, я кайсы арты белән борыла, я күзен йома... Аптырагач, үзләренә әйтеп шушылай итеп төшереп алдым. Менә алар табыннарыбызга сөт җитештереп бирүче алдынгыларның берничәсе: Юлия Иванова («Активист»), Римма Низамова (Арбор), Эмилия Шәфигуллина («Кама»), Елена Петрова («Сорнай») һәм Нина Терентьева («Дуслык»).


Хәлил НӘКЫЙПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250