10 августка кыр эшләре көндәлеге
10 август көнне район амбарларына 2497 тонна ашлык кайтты.
Бары 1 хуҗалык бу көнне бөртеклеләрне суктыруда эшләмәде. Амбарларга 2144 тонна көзге бодай, 238 тонна арпа һәм 50 тонна арыш, 65 тонна борчак кайтарылган.
Арышны ике хуҗалык -«Бөрбаш» һәм «Арбор» суктырган. Арпаны суктыруда «Дуслык», «Бөрбаш», «Кызыл юл» комбайнчылары эшләде.
Иӊ җитештерүчән эшләүче хуҗалык булып - «Дуслык» кала, монда 414 тонна икмәк амбарларга салынган. «Кама» хужалыгы инде үзенеӊ көзге бодаен суктырып бетергән, борчак уруга керешкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев