Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

16 ел буе мунчала ясаучы Фәнил Мәгъсүмов: Ихтыяҗ булгач, бәясе дә ике тапкыр артты

Юкә мунчаласы бүген кем өчендер тансыкка әйләнсә, шул ук вакытта аннан беркайчан аерылмаучылар да бар.

Авылларда мунчала чыгару гадәте бөтенләй бетмәгән әле. Арча районының Наратлык авылында чимал әзерләү технологияләрен өйрәнеп кайттык. Ә сез мунчаланы сагынасызмы?

Мунчаланы гел сорап торалар

Наратлык авылы бик кечкенә. Элек урманчылыкта мунчала ясаучылар 15ләп булса, хәзер бу эшне нибары берничә кеше генә башкара. Ни өчен дигәндә, өлкәннәр лаеклы ялга киткән, ә яшьләр юк.
– Быелгы җәй-көзнең матур килүе мунчала ясау өчен бик уңышлы булды. Мунчала һаман да кирәк. Аны оныттылар дип әйтеп булмый. Кеше химиядән табигыйга күчә башлады. Монда 16 ел эшлим инде. Гел сорап торалар, тик чимал гына җитми, – ди Арча районының Тукай урманчылыгы урманчысы Фәнил Мәгъсүмов. – Ихтыяҗ булгач, бәясе дә арта. Базарда 50 сум тора. Элек 9–12 сумнан сатсак, соңгы елларда ике тапкыр кыйммәтләнде. Мунчаланы Казанда ярминкәләрдә сатабыз. Пумала да ясыйбыз. Аны күбрәк металлургия заводлары станоклар себерү өчен ала.

Фәнил Мәгъсүмов әйтүенчә, олыраклар мунчаны юкә мунчаласыннан башка күз алдына китермәсә дә, яшьләр кибетнекен өстенрәк күрә. Мәгъсүмовлар балаларын, юкә мунчала белән юыныгыз, кибетнекен тотмагыз, дип өйрәтә.

– Бездә кунакта булганнар, мунчала каян аласыз, дип сорыйлар. Казанның танылган ресторан җитәкчесе хәтта балачагын искә төшерергә дип килгән иде. Заманасында үзе дә мунчала ясаган икән. Шәһәргә мунчала алып китте. Хәзер республикада Саба, Кайбыч районнарында гына  мунчала чыгаралар дип беләм, – ди урманчы.

Мунчала чыгару технологиясе үзгәрми, ди Фәнил Мәгъсүмов. Ул аның тәртибен элек урманчылыкта эшләүче белгечләрдән өйрәнгән. Монда әчетү, пешерү дигән төшенчәләр бар. Белгеч әйтүенчә, май уртасында юкәнең кабыгын салдыра башлыйлар. Агач юанрак  булган саен, мунчала күбрәк чыга. Агачларның кабыгын аерып, июнь башында күлгә салып, агач белән батыралар. Кайрыларны салдырган көнне үк батырырга кирәк. Киптерергә ярамый. Өч ай суда әчегәч, сентябрьдә кабыкларны чыгарып, мунчаласын кубаралар. 6 метр итеп кисеп, уртасыннан бәйләп, кечкенә кибәнгә өеп куялар. Берничә көн шулай пешеп тора. Аннан махсус урынга киптерергә эләләр. Кояшлы булганда, ике көн дә җитә. Чимал шулай әзер була.

Башкасы кирәкми…

Бүген элеккеге кебек һәр мунчада юкә мунчаласы эленеп тормаса да, аны яратып кулланучылар аз түгел.
– Мин кечкенәдән юкә мунчаласы белән генә юынам. Тәнгә иң рәхәте шул. Балалар аны кулланмый. Кибеттән берьюлы унарны сатып алам. Шул ел буена җитә. Элек 45–65 сум торса, хәзер бәясе – 75 сум. Кибетче әйтүенчә, мунчаланы сыер имчәген юар өчен дә алалар икән, – ди Балтач районының Чутай авылында яшәүче Мәүҗидә Вафина.

Тәтеш районының Зур Әтрәч авылыннан Илһамия Алиева юкә мунчаласы иң йомшагы дип саный.
– Башта өстенә кайнар су салып, кер сабыны белән йомшартып, бер кат пычрагын чыгарам. Чайкап, мич ташына куеп, пешереп алам. Юкә мунчаласы тәнгә бик файдалы, – ди Илһамия апа.

Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Гөлнур Сабирова әйтүенчә, яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә хәзер мунчалага әллә ни исе китми. Тик картлар бик онытып бетерми икән әле.

Мунча да юк, сәхнәдә генә…
Мөслим туган як музее директоры Назилә Бәдердинова, безнең якларда мунчала ясаучы осталар хәзер юк, ди.
– Килен булып төшкәндә, каенатам гел юкә мунчаласы ясый иде. Юкә агачын буага салып әзерләде. Аның үлгәненә ун ел инде. Күп кеше кибетнекен куллана. Югыйсә юкәсе дә, буасы да бар. Авылларда эшсез кешеләр күп. Бер шөгыль, эш булыр иде. Юкә мунчаласының нәрсә икәнен белми торган  буын үсә, – ди Назилә  Бәдертдинова.

Зәй районының Имәнлебаш авылы мәдәният мөдире Энҗе Әхмәтҗанова да шул ук сүзләрне кабатлый. Мунчала чыгару өмәсе хәзер сәхнәдә генә күрсәтелә икән. Ни өчен дигәндә, мунчала чыгаручылар да, ясаучылар да калмаган. Хәзер бары тик гореф-гадәт буларак кына саклыйлар.

Гөлүсә Батталова, шагыйрә:

– Юкә мунчаласы минем өчен, иң беренче чиратта – балачак хатирәсе. Аның хуш исен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Ул мине бүген дә балачакка алып кайта. Без традицион татар гаиләсендә, әби-бабайлы йортта үстек. Әби белән мунчага бергәләп керә идек. Моңа кадәр юынган мунчала искергән булса, ул яңасын кайнар су белән пешекли, аннан шундый тәмле ис чыга иде. Без шуның белән юына идек. Әби мунча керүнең тәртибен өйрәтте. Хәзер  кибеттә мунчаланың ниндие генә юк. Мин һаман да юкәнекен сатып алам. Мунчала кирәклектән түгел, хатирәсе, хуш исе өчен генә булса да тотам. Табигый әйберне бернәрсә дә алыштыра алмый.

Мунчала ясау серләре

× Чимал булып җитешсен өчен, күлдә дүрт ай тотасы. Өлгермәсә, мунчала аз чыгачак.
× Мунчала нык булсын өчен, күлдән чыгаргач, кечкенә кибәндә пешеп ятуы мөһим.
× Ләмдә ятып каралган урыннарын аерырга кирәк. Мунчала сары, ак төстә булса матур.

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Фото: Зөлфия Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юкә мунчаласы