Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җайлап тапсаң әмәлен, яхшы булыр гамәлең

Без килгәндә «Кызыл юл»ның Чутай авылы ындыр табагында кара көз булуга карамастан, эш гөрли иде. Нинди эш инде бу вакытта дигән сорауга, анда хезмәт куючылар тыйнак кына, эш булганга без бик шат, эшең булса, ашың да була, дип җавап бирделәр.

Елның-елында бу амбар хуҗалыгында зур үзгәрешләр бара. Хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин әйтүенчә, узган ел аларның республикада орлыкчылык буенча махсус хуҗалык булып теркәлүе моңа өстәмә этәргеч булган. Менә быел районда беренчеләрдән булып заманча орлык хәзерләү, эшкәртү үзәген булдырганнар. Орлыкны культурасына карап аеру, сайлау механизмы компьютер аша көйләнүче бу корылманы сафка бастыру барлык чыгымнары 21 миллион сумнан артык булган. «ОЗФ-50» маркалы орлык чистарту техникасы һава һәм төрле махсус рәшәткәләр аша барлык төр культураларны аера, төрле катнашмалардан чистарта, сортларга бүлә. Аның «ПСМ-25» агрегаты белән бергә эшләтү һәм өстәмә «Сапсан» маркалы фотоэлемент куелган сепаратор белән тулыландыру сортлы орлык булдыруда яңа мөмкинлекләр ача. Фотосепараторның бәһасе 6 миллион 800 мең сум дип әйткәч, башта кыйммәт тоелды, ди хуҗалык рәисе, уйладык-уйладык та алдык, чөнки бүгенге заманда орлыкчылык тармагына таләпләр зурдан. Заманча, камил машина бертөсле орлыклардан күзгә күренмәгән кимчелекләре булганнарын аралап калдыра, бу исә сыйфатлы орлык туп-ларга мөмкинлек тудыра, шунысы бик кирәк.

Хуҗалыкта алты ел элек куелган рапс минизаводы бүген дә югары җитештерүчәнлек белән эшли. Үзләренеке янына рапс орлыгын Мари Республикасыннан да туплаганнар. Барысын киптереп, бүгенге көндә сменалап май сыгалар. Мае сатарга, калган өлеше терлекләргә менә дигән өстәмә азык. Равил Тляков җитәкләгән 6 кешелек коллектив үз алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп үти.

Киптерү агрегатлары буш тормый, башта тәүлек әйләнәсе рапс орлыгы киптерелсә, бүген чират кукурузга җиткән. 37-38 процент дымлылыкта кайткан гәрәбәдәй сары орлыклар бер тәүлеккә якын киптерелә, аннан соң саклануга салына. Рифат Гайфетдинов, Мансур Абдуллин, Таһир Шакиров һәм Әнис Гарифуллин бу җаваплы эштә ару-талуны белми эшлиләр. Алар белән хезмәт куючы Рәис Нәҗипов, Габдерәфыйк Салихҗанов үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – шоферлар көнен матур күрсәткечләр белән каршы алалар.

Көзләрдә сирәк була торган кояшлы көндә хуҗалыкның үзендә соңгы гектарлары сугыла торган кукуруз басуына юл алдык. Бер-бер артлы «КамАЗ» автомобильләре басудан кукурузны ындыр табагына ташып торалар. Шул машиналарның берсен туктаттык – Ранил Рамазанов икән. Ранил мактаулы тырыш шофер һәм күпбалалы гаилә башлыгы да – терлекчелектә мактаулы тормыш иптәше Нурсия белән 3 бала тәрбиялиләр.

Илфат Нургалиевны да хуҗалык җитәкчелеге булдыклы, тырыш дип мактыйлар. Ул башта колхозда шофер, соңрак Арча АТПсында автобуста йөргән, янәдән туган авылына кайтып дистә елга якын «КамАЗ» машинасын иярли, тормыш иптәше Илүсә белән бер кыз, бер егет үстергәннәр. Шушы ук басудан кукуруз ташыган Раиф Нургалиевны да хуҗалыкта мактап туймыйлар, китапханәче булып эшләүче тормыш иптәше Фидания белән тәрбияләүче ике кызлары әти һәм әнисеннән күреп хезмәт сөючән булып үсәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев