Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Александр авылда калган

"Борнак" җәмгыятендә быел азык цехы төзелеп, кулланылышка тапшырылган.

Цех белән Александр Иванов җитәкчелек итә. Александр калада кадастр инженеры буенча белем алгач, туган авылы Карык-Сермага кайтып төпләнә. Башта  гаражда ремонт эшләрендә катнаша, быел азык цехы ачылгач, яшь белгечне бирегә мөдир итеп билгелиләр.

- Куркытмадымы, синең өчен бөтенләй башка өлкә бит, – дип кызыксындым.

- Юк, куркытмады. Җитәкчелек миңа ышанып тапшырган икән, димәк, өметләрен акларлык итеп тырышып эшләргә генә кала, – дип җавап кайтарды Александр.

Татарча  иркен аралашуы бер сокландырса, яшьләрнең тизрәк калага китү ягын караган заманда, авылда калып, тырышып хезмәт куйган, киләчәктә гаилә корып, биредә төпләнүе хакында белгәч тагын бер гаҗәпләндем.

- Тиешле керем алу өчен билгеле, иң беренче ашатуга зур игътибар бирү кирәк. Азык баланслы, макро, микро элементларга бай булырга тиеш. Азык цехында нәкъ шундый ризык әзерләнә дә инде. Биредә һәр нәрсә программа нигезендә эшләнә. Тәүлегенә 350-380 центнер моноазык әзерләнә. Анда бөтен минераль һәм витаминлы өстәмәләр дә җитәрлек, - ди яшь белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы «Борнак» хуҗалыгы Авыл тормышы “Борнак” җәмгыяте авыл яшьләре