Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Арбор»да республика күләмендә югары нәтиҗә - 2

2023 елда да сәламәт булып, ил-көннәребез тыныч булып, хезмәтебезнең нәтиҗәсенә тагын да сөенерлек итеп эшләүләр насыйп булсын!

– Хуҗалыкның эше басу-кырлар, фермалар белән генә чикләнеп калмый гадәттә. Социаль тармак эшчәнлегегә ярдәм итү, төрле спорт чаралары үткәрүгә дә зур көч куясыз. Данлыклы көрәшчеләр авылында нинди спорт чаралары даими үткәрелеп килә?
– Безнең авылда ел да балалар өчен көрәш ярышы уздырыла, аннан соң Ватанны саклаучылар көнендә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган авылдаш егетләребез истәлегенә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары уздырабыз.
Мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, мәдәният йортына да кирәкчә ярдәм итеп киләбез. Мәчет ремонтына узган ел ярдәм иттек, быел балалар бакчасында төзекләндерү эшләре буласы, мәдәният йортына инде даими рәвештә булышып торабыз. Авылыбызның ансамбле бар бит, алар төрле җирләрдә чыгыш ясыйлар. Без инде көчебездән килгәнчә аларга яңа киемнәр тектерергә, уен кораллары алырга ярдәм итәбез. Авылыбызда мәктәп, бакча, мәдәният йорты, мәчет эшчәнлеге гел гөрләп торсын, ишекләренә йозак салынмасын иде.
– Әңгәмәбезне тәмамлап, 2023 елга булган максат-бурычларыгыз белән дә таныштырып китегезче.
– Без бит инде төп ике тармакта эшлибез – игенчелек һәм терлекчелек. Төп максатыбыз игенчелектә мул уңыш алырга, терлекчелеккә килгәндә сөт һәм ит җитештерүне арттырырга дигән планнар алдык. Ел саен төзелеш эшләре дә алып барабыз. Сөтчелектә бәйсез тоту ысулы белән савым залының каркасын ясаган идек, быел инде савым залының эчен үзгәртеп, җиһазлар куярлык итеп ясыйбыз. Үзебезнең көч белән быел бер абзарны, икенче елга икенчесен сафка кертергә планлаштырабыз. Техника яңартуга килгәндә узган ел 20 миллион сумнан артыкка алынган иде, быел инде төп көчне төзелешкә бирергә уйлыйбыз.
Узган атнада бертөркем алдынгыларыбыз белән районның алдынгылар слетында катнашып кайттык. Хезмәт кешесенә мондый хөрмәт күрсәтү ул, әлбәттә, бик сөенечле, аздан гына күңел була бит. Моңарчы бердәм булып матур итеп эшләдек, күркәм нәтиҗәләргә ирештек. Инде 2023 елда да сәламәт булып, ил-көннәребез тыныч булып, хезмәтебезнең нәтиҗәсенә тагын да сөенерлек итеп эшләүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев