Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арпалары – “җиңсә”ле, чөгендере шикәрле...

Районыбыз хуҗалыкларында кызу эш вакыты. Инде төгәлләү алдында булган урып-җыю кампаниясе башында ук "Кызыл юл"лылар тагын бер яңалыклары белән аптырашта калдырдылар. Алар беренчеләрдән булып бу юлы арпаны "җиңсәләр"гә тутырдылар.

- Ленинградның бик уңышлы эшләп килүче бер хуҗалыгыннан өйрәнеп кайттык әлеге ысулны, - ди хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. - Узган ел кукурузны шулай итеп әзерләсәк, быел менә арпага да чират җитте.

- Быелгы елда бу безнең өчен бик уңышлы алым булды, - дип ассызыклый хуҗалыкның баш агрономы Рәис Сафиуллин. - Җәйнең соңлап килүе, яңгырларның күп булуы нәтиҗәсендә урып-җыю соңга калды. Мондый ысулны файдаланып, без игеннәр өлгергәнче үк урып-җыюга керештек һәм 30-35% дымлылык белән кайткан арпаны махсус кушылмалар белән "җиңсәләр"гә тутырдык. Шушы көннәрдә инде аны рационга да керттек. Сыттырылган ашлыкның маллар өчен файдалы булуы яхшы билгеле. Ул сөтлебикәләр өчен алыштыргысыз тукландыргыч азык булып тора, - ди баш агроном яңалыклары белән бүлешеп.

"Кызыл юл"лылар 1100 тонна арпаны "җиңсәләр"гә тутырса, аннан калган мәйданнарны уңышлы гына җыйнап алганнар. Яздан "Скипетр" сортлы көзге бодай өстенә өстәп чәчелгән "Раушан" сортлы арпалары уртача 49 центнер уңышы белән сөендергән. "Льговская-4" сортлы көзге бодай да уртача 44 центнер уңыш биргән. Гомумән, быел биредәге уңыштан җитәкче үзе дә, белгечләр дә канәгать. Яңа сортлар белән дә гел эшләп торалар. Шундыйлардан "Дарина", "Подарок" сортларын ассызыклап китте баш агроном. Әлегә алар 4әр гектар мәйданда гына чәчелгән, ләкин күчеш фонды өчен ул җитәрлек уңыш китерәчәк. Гомумән, биредә сортларның бары элиталы төрләре белән генә эшлиләр. Файдасын да күрәләр. Сатып алганда бәясе кыйммәт кебек күренсә дә, киләчәктә үзләрен бермә-бер аклауларын ассызыклыйлар.

Үзләрендә минизавод булдырып, рапс мае эшләп чыгаручы бу хуҗалык быел да әлеге культураны 430 гектар мәйданда үстергән. Аны сугуга керешкәннәр инде. Әлеге минизаводта эшләр урып-җыю төгәлләнгәч башланачак, чөнки кадрлар берүк. Бу хуҗалык игенчеләре кышка эшсез тормасын өчен эш махсус шулай оештырылган. Алты кеше 3 сменада бер тәүлеккә 10-12 тонна рапс эшкәртә.

- Безнең бит әле чөгендер һәм кукуруз да бар, - дип өстәп куйды Рәис Сафиуллин. Кукуруз әгәр өлгереп җитә алса "җиңсәләр"гә тутырыладыр инде, әллә чөгендердән дә берәр әйбер ясый башладыгызмы, дип аптырап сорыйм. (Әлеге хуҗалыкта яңалыкларның көнләп түгел, сәгатьләп тууына аптырарлык түгел инде хәзер - З.Ф.) - Юк, мөгезле эре терлеккә анысын гади ысул белән генә ашатабыз, - дип елмая ул. - Бездә үстерелүче азык чөгендеренең туган ягы - Белоруссия. Андагы кебек дым быел бездә дә җитәрлек булганлыктан, бу культураның уңышы сөендерер дип ышанабыз. "Лада" сортлы әлеге чөгендернең төп үзенчәлеге шунда - аның составындагы шикәр 10-12%, - ди баш агроном.

Биредә кайсы культураны алма, барысы да уңышны әйбәт биргән. Шулай да күңелләрен тырнап торган бер мәсьәлә бар - ул печән. Дөрес, аны быел 1600 тонна әзерләргә ирешкәннәр, шулай да бу узган елгыдан азырак икән. Ә менә шул ук вакытта сенаж күләме хәтта ике еллык итеп тупланган. Нишлисең бит, елына күрә сөенерлек нәтиҗәләр күп биредә. Һәм бу, әлбәттә, барысын да алдан күреп, тырышып эшләү бәрабәренә тиң. Җир эшкәртүдән алып тырышып эшләгән хуҗалыклар, һичшиксез, мул уңышка да өмет итә ала. Шул башлангыч өчен "Кызыл юл"да инде саллы гына эш башкарылган. Сүзем көзге чәчү хакында. Биредә 470 гектар мәйданда арыш чәчелеп беткән инде, хәзер көзге бодайга керешкәннәр. Әлеге эшләр өчен алдан ныклап әзерләнеп, тиешле күләмдә ашлама белән дә тәэмин ителгәннәр. Инде көннәрнең җылынып китүен генә көтәләр. Нәрсә дисәң дә, яңгыр явып кына уңыш килми, туфракка салынган орлык өчен кояш нурлары да аз роль уйнамый.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250