Авыл хуҗалыгы җирләрен үз максатларында файдаланмаучылар административ җаваплылыкка тартыла
Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмичә ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды.
Ил хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки үз максатларында файдаланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Аңа түбәндәге билгеләр керә:
- сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый; вак агачлар,куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган;
- печән чабылдыкларында печәннәр чабылмый;
- культуралы печән чабылдыкларында печәннең 30 проценттан артыгын чүп үләннәре били;
- көтүлек җирләрендә көтүләр йөртелми.
Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таянып, Татарстанның "Россельхознадзор" идарәсенә республикада мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау, хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан (шәхси җир участогы, арендага алынган яки субарендага бирелгән җир участоклары), авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса административ җаваплылык каралган.
- гражданнарга штраф күләме җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты (әмма 3 мең сумнан да ким түгел);
- вазифаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел);
- оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел).
Россельхознадзорның
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев