Авыл хуҗалыгы исәбен алучылар ишек шакый
1 июль көнне Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана, ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Әмма инде 24 июньнән үк исәп алучылар хуҗалыклар белән якыннан таныша башлады.
Авыл хуҗалыгы исәбен алу икенче тапкыр оештырыла, беренчесе 2006 елда узган иде. Әлеге эш бүгенге көндә илдә авыл хуҗалыгының торышын, гомумән, авылларның хәлен белү өчен кирәк.
2016 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуга районыбызда 21 кеше җәлеп ителгән. Махсус өс һәм баш киемнәре кигән, кулына сумка һәм таныклык тоткан исәп алучылар өегезгә килеп ишек шакысалар, кире бормагыз. Чөнки алар сезнең исем-фамилияне дә, адресыгызны да сорамаячаклар. Исәп алучының максаты: авылдагы демографик хәлне, халыкның мәшгульлеген ачыклау, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, аларның структурасы, сугарыла торган җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, терлек һәм кош-корт, авыл хуҗалыгы машиналары, техника һәм башкалар турында мәгълүмат туплау. Барлык җыелган мәгьлүмат та сер итеп сакланачак. Терлек саннарынын, җир мәйданнарының исәбе салым органнарына хәбәр ителми.
Безнең районда исәп алу 7 категория буенча үткәреләчәк. Алар:
1. авыл хуҗалыгы оешмалары;
2. микропредприятиеләр;
3. крестьян-фермер хуҗалыклары;
4. эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле булган шәхси эшмәкәрләр;
5. эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле булмаган предприятиеләрнең ярдәмчел авыл хуҗалыгы оешмалары;
6. авыл җирендә терлек асраучы һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару, торак төзү өчен җир участоклары булган гражданнар.
Балтач бистәсендә терлек асраучы һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару, торак төзү өчен җир участоклары булган гражданнар сайланма рәвештә генә башкарылачак. Исәп алучыга махсус планшет тапшырылып, бөтен мәгълүмат шунда кертеләчәк.
Бистәдә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу объекты 957 хуҗалык булса, район буенча барлык хуҗалыклар саны 9733не тәшкил итә. Әлеге исәп алу нәтиҗәләре авыл җирендә социаль сәясәтне формалаштыру, авыл хуҗалыгы үстерүдә яңа мөмкинлекләр ачу һәм дәүләт ярдәме күләмнәрен дөрес билгеләүгә этәргеч булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев