Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авылның киләчәге яшьләрдә (фото)

«Хезмәт» десанты белән «Активист» хуҗалыгында булганнан соң андагы яшь хезмәткәрләрне күреп сөенгән дә, сокланган да идек.

Чөнки авылда яшьләр калмый диюче җирлекләр дә бар. Ә әлеге хуҗалык бу яктан әле үрнәк итеп куярлык.

Рәхмәтле халык

Алдагы язмабызда да «Активист» яшьләрен, аларның көнкүрешләрен чагылдырган идек. Авыл җирендә яшәп тә эшле дә, йортлы да булдык дип сөенүләрен җиткергәннәр иде алар. Ә бит әлеге эшләрнең башында иң беренче чиратта җитәкче торуын да ассызыклап китәргә кирәк. Рафил Зәкиев «Активист» хуҗалыгында биш ел җитәкчелек итә, шул еллар эчендә биредә яшьләр өчен, шул исәптән авыл халкы өчен дә күп эшләр башкарылган. Шулар арасыннан Дорга авылында дәүләт программасы ярдәме белән төзелгән хоккей мәйданчыгын авыл халкы бигрәк тә яратып сөйли. Биредә көн саен яшьләр җыелып, хоккей уйный. Теләгән кеше тимераякта гына да шуа ала. Әле 6 мартта гына да биредә «Активист» хуҗалыгы призына бик күңелле хоккей ярышлары үткән. Анда дүрт команда катнашкан һәм кубокны Нөнәгәр командасы яулаган. Икенче урында Улисьял командасы, өчтә – Дорга, дүрттә – Куныр. Җиңүчеләр медаль һәм акчалата бүләкләргә лаек булганнар, иң яхшы уенчылар да атап үтелгән.

Шулай ук авылларда үтә торган Сабантуй, Яңа ел яки спорт чараларына да хуҗалык рәисе һәрвакыт сөенеп ярдәм итә, хоккей уйнаучыларга бердәм форма алуда да булышкан. – Рәхмәт аңа җирлегебездә үтә торган чараларга битараф булмаганы өчен, – дип изге теләкләрен җиткерәләр шушы җирлек кешеләре.

Төзелешләре туктап тормый

Рафил Наилевич тирәсендәге яшь белгечләр дә байтак, алар бергә-бергә аңлашып эшләп, нәтиҗәле хезмәт күрсәтәләр. Шундый белгечләрнең берсе – Валерий Шамов. Ул төзелеш бригадиры. Үзе Улисьял авылы егете. Тормыш иптәше Олеся белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, башта калада яшәгәннәр, аннан авылга кайтып төпләнергә булганнар. Авылга күченеп кайтуыгызга үкенмисезме, дип кызыксынам Валерийдан, юк, эшне кайда да эшлисе, авылда өй салырга да мөмкинлек бар, эшле дә булдык, дип җавап бирде яшь белгеч.

Валерий әлеге вазыйфада өченче елын эшли. Хуҗалыкта соңгы елларда булган төзелеш эшләре хакында сөйләшү өчен Улисьял фермасы территориясендә очраштык без аның белән. Биредә яңа корылмалар күзгә ташланып тора. Соңгы елларда гына да биредә төзелеш буенча күләмле эшләр алып барылганлыгы күренә. Ә инде иске тораклар сүтелә. Бер ай чамасы элек беренче тапкыр килгән вакытта әлеге ферма территориясендә «родильный» төзелә иде. Анда туганнан алып, ай ярымга кадәрге бозаулар тәрбияләнәчәк, дип аңлатма биреп узган иде Валерий шул вакытта. Ә инде бүгенге көндә биредә торак төзелеше тәмамланган. Аның янәшәсендәге яңа торакларны күреп, болары кайчан эшләнде дип кызыксынам төзелеш бригадирыннан. – 2021 елда 240 баш бозауга исәпләп төзелде, – дип инде бүгенге көндә бозаулар кертелгән абзарга кердек. Биредә ай ярымнан алты айга кадәрге бозаулар тора. Әлеге торакны каяндыр күреп түгел, ә үзебез өйрәнеп салдык, – дип сөйләп үтте Валерий. – Шулай ук узган ел ике траншея эшләнде. Доргада орлыклар саклау складына асфальт салынды, фермада ремонт эшләре башкарылды. Быел Улисьялда савым заллы мегаферма төзергә дә планлаштырабыз әле, – дип сүзен дәвам итте белгеч. Гомуми алганда, 2021 елда хуҗалыкта барлыгы 16 миллион 216 мең сумлык төрле төзелеш эшләре алып барылган.

Төзекләндерү эшләре Доргада урнашкан ашханәләрендә дә бара иде, баштагы һәм хәзерге халәтен күргән кешеләр, әлбәттә, биредәге үзгәрешләргә сок-ланмый кала алмый. Ремонт эшләренең нинди зәвык белән эшләнгәнен күрсәгез, ерактагы бер авылдамы мондый матурлык дип сорамый калмас идегез сез дә.

Дәвамчылар

Хуҗалыкта әти-әнисенең эшен лаеклы дәвам итүче яшьләр дә бар. Мәсәлән, Доргадан Илшат Гыйләҗев әнә шундыйлардан. Аның әтисе Мәхмүт абый 35 ел колхозда тракторчы булып эшләгән, бүгенге көндә фермада каравылда тора. Әнисе Фәридә ханым исә 30 ел хуҗалыкта хезмәт куйган. Илшат үзе тракторчы булып эшли, тормыш иптәше Гөлинә белән ике бала үстерәләр. Әти-әниләренә ярдәм итеп, алар белән бергә яши яшьләр. 

«Активист» хуҗалыгы стипендия түләп өч студент укыта, алар да киләчәктә авыл җирендә калып, үз туган җирләрендә файдалы һәм кирәк хезмәткәрләр булыр дип ышанабыз.

Хуҗалык хезмәткәрләре белән таныштыруны киләчәктә дәвам итәчәкбез әле. Әлегә биредә язгы кыр эшләренә әзерлек бара, ашлама туплана, техникалар төзекләндерелә. Бик тиздән инде алар гөрелтесен басу-кырларда да ишетергә насыйп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев