Бакчачы киңәше: яңгыр бәрәңгегә зыянлымы, төбенә кайчан өяргә, өстәмә ашлау кирәкме?
Күбебез майда бәрәңгене салкын җиргә күмеп куя, тишелеп чыкканда бер кат тырмалый, төбен бер тапкыр өя дә, вәссәлам. Кайберәүләр исә тырмалап, өеп торуны да кирәк санамый, икенче икмәк язмышын Ходай кулына гына тапшыра.
Бәрәңге өчен төбен өю дә бик кирәк. Кичә-бүген яуган яңгырларга кадәр, бәрәңге төбен беренче кат өйгән булсагыз, оттырмассыз.
Бәрәңгенең эре булуын теләсәгез, азотлы ашлама турында онытырга ярамый. Әмма аны җиргә көздән фосфорлы ашлама сибелгән булса гына кертергә ярый икән. Һәвәскәр бакчачы фикеренчә, киресе булган очракта, аны сибүдән файда юк. Сабак котырып үсәчәк, ә бәрәңгесе сусыл һәм начар була. Җәен сибелгән фосфорлы ашлама да комачау итми.
- Бәрәңге төбен ким дигәндә ике тапкыр өяләр. Әгәр июнь аенда бернинди явым-төшем (яңгыр, кар, боз)булмаса һәм 2010 нчы елгы кебек бик эссе булса, бер тапкыр өю дә җитә. Яңгыр явып, бакча бер-ике көннән җилләнсә, төбен өегез. Тагын яуса, җилләвен көтегез дә тагын өяргә кирәк. Шул рәвешле җир сулый. Бәрәңге чәчәк атканчы шулай эшләргә онытмагыз, - ди Нияз.
Иртә, урта, соң өлгерешле сортларның барысы да хәзерге вакытта чәчәккә бөреләнү алдында, барысына да комплекслы ашлама бирүдән зыян юк.
Моңа кадәр яуган яңгырларның бәрәңгегә файдадан башка бер зыяны да булмады дигән фикердә бакчачы Нияз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев