Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачагрорхимсервис оешмасында беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясадылар (фото)

Семинарның төп өлешеннән соң җитештерү зонасы, чәчүлек җирләр, юл төзелеше участогы, ике карьер эшчәнлеге белән таныштылар.

Балтачагрорхимсервис җәмгыяте базасында «Беренче яртыеллыкка нәтиҗә: агрохимик эшләрнең барышы. Икенче яртыеллыкка бурычлар» дип аталган семинар үтте.

Семинарның төп өлешеннән соң җитештерү зонасы, чәчүлек җирләр, юл төзелеше участогы, ике карьер эшчәнлеге белән таныштылар.

Кунаклар булган Арбаш карьерында ел тирәли кызу эш бара, чөнки алар эшләп чыгара торган вак таш бүгенге көндә иң кирәкле булган төзелеш материалларының берсе. Авылларыбызда төзелә торган юллар, шулай ук үзара салым буенча салына торган юлларга вак таш бик кирәк, биредә ташның сыйфатына да зур әһәмият бирелә.

Бүгенге көндә вак ташны Арча, Казан, Кукмара районнарына алалар, Кировлылар да вак ташны Арбаш карьерыннан алып китә. Карьерда эшләүчеләр үзләрен аямыйча матур күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куялар.

Арбаш карьерында шулай ук кырларның уңдырышлылыгын күтәрү, туфракның ачылыгын киметү йөзеннән, известь җитештерелә һәм ул программа нигезендә хуҗалык басуларына кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев