"Терлек азыгы хәзерләү буенча әлегә районыбыз республикада безнең өчен гадәти булмаган дәрәҗәдә арткы урыннарда бара. Шуңа да һава шартлары уңай торган бу көннәрдә безгә барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга, көн саен максималь җитештерүчәнлеккә ирешергә кирәк. Әлегә күпьеллык үләннәрнең беренче каты җыйналып бетмәде, инде кузаклылар, башка берьеллык культуралар өлгереп килә. Бу шартларда безгә ике, кирәк икән, өч сменада эш оештырырга, кырда эшләүчеләрне кызыксындыру чараларын кулланырга, аяз торган һәр сәгатьтә югары нәтиҗәгә ирешерлек итеп эшләргә кирәк. Җитәкчеләрнең нәрсәгә сәләтле булуы, оештыру осталыгы менә шушы вакытта бик әйбәт күренәчәк. Бу көннәрдә хуҗалык җитәкчеләренең хуҗалык, район территориясеннән читкә китмәүләрен, бар көчне терлек азыгы хәзерләүгә туплап, эш барышын ныклы контрольгә алуларын, печән, сенаж хәзерләү, шәхси хуҗалыкларга терлек азыгы өләшүләрнең берсен дә чиратка куймыйча, комплекслы эшләүләрен таләп итәм. Терлек азыгы хәзерләү буенча 13 июльдән районда удар атна игълан ителә."
Рамил НОТФУЛЛИН, Балтач муниципаль район башлыгы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев