Балтачлар ярминкәсендә Президент булды (видео)
Бүген Татарстанда көзге ярминкәләрнең соңгысы үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агропромпарк ярминкә мәйданында булды. Аның белән ярминкәне вице-премьер -Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар карады.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрендә йөреп, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, сәүдә барышы белән кызыксынды, бәяләр һәм ассортимент белән танышты, куелган продукциянең сыйфатын бәяләде.
Искәртеп үтәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре быел 10 сентябрьдә старт алып, һәр шимбәдә үтте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10 сентябрьдән 17 декабрьгә кадәр сәүдә мәйданнарына 900 млн сумлык товар китерелгән. Биредә ярминкә оештыруда һәм катнашуда Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Кама Тамагы, Тукай һәм Сарман районнары иң активлардан булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек бүлеген үстерү бүлеге җитәкчесе Евгений Рещиков әйтүенчә, бүген Казан мәйданнарына 600дән артык машинада 41 млн сумлык товар китерелгән. «Бүгенге ярминкә аеруча бай, ахыргысы булганга товар күбрәк китерелде», - дип аңлатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев